Икенче туган көне
Без Бөек Ватан сугышы геройлары хакында язуыбызны дәвам итәбез. Бу юлы Наилә Шәйдуллина истәлекләрен тәкъдим итәбез. Аның әтисе, башка ватандашларыбыз кебек, фронт юлларын узган.
Адашкан пуля
Наилә Шәйдуллинаның әтисе 1987 елда ук вафат булган. Шулай да, Бөек Ватан сугышы герое, кайгыртучан ата һәм гаилә башлыгын бүген дә җылы сүзләр белән искә алалар. Наилә Әхмәт кызы сүзләренә караганда, әтисе сугышка киткәндә, ул бөтенләй сабый булган. Шуңа күрә ул фронттан әйләнеп кайткач очрашулары аеруча хәтеренә уелып калган. Әтисен ул хәтерләмәгән, башта “әти” сүзен дә озак вакыт әйтергә өйрәнгән.
- Сугыш турында ул фронттан кайтуга ук сөйли башлады, – ди Наилә Әхмәт кызы. – Әле дә исемдә, мине алдына утыртты да: “Мин сугыштан кайттым, кызым, сез имин тормышта яшәсен өчен, Ватанны сакладым”, – диде.
Әхмәт Галимов сугышка беренче көннәрендә үк кергән. Чөнки 1940 елдан хәрби хезмәттә булган. Соңрак аны 180нче укчы дивизиянең 86нчы полкы миномёт ротасы командиры сыйфатында Воронеж өлкәсенә җибәрәләр. Россошь шәһәрен һәм аның тирәсендәге авылларны азат иткәндә каты яралана. Соңрак пуляның йөрәгеннән биш сантиметр арада узуы ачыклана. Ул балаларына бу хакта да сөйләгән.
- 1943 елның салкын гыйнвар көне була, кар ява, бар җирдә тынлык, немецлар да тынып калган, – дип сөйли Наилә Әхмәт кызы. – Немецлар Россошь шәһәрен басып алган, аңа килү юллары да камалышта. 86нчы укчы полкка фашистларны шәһәрдән куып чыгару бурычы куела. Совет солдатлары, кыю адымга барып, туктаусыз ут ача. Немецлар сан ягыннан совет солдатларыннан күбрәк була, шулай да кыю сугышчылар, сиздерми генә үтеп кереп, граната аталар. Нәтиҗәдә немецлар арасында паника башлана, күп кенә фашистлар кырыла, кайберләрен әсирлеккә алалар. Немецларның планнары барып чыкмый, алар чигенә башлый. Әтием, лейтенант Галимов, авыр яралана, күп кан югалта. Бергә сугышкан иптәшләре, аны карыйлар да, аңында булмагач, үлгән дип белеп, соңрак җиргә иңдерергә уйлап, китеп баралар. Тик кире әйләнеп кайткач, аны тапмыйлар. Әхмәт Галимовны, шулай ук өлкән сержантны, авыл кешеләре табып алып, өйләренә алып кергәннәр һәм беренче медицина ярдәме күрсәткәннәр, аннары атта Россошь шәһәренә җибәргәннәр булып чыга. Тик анда урын булмаган, шуңа күрә аны бер йортта калдырганнар. Әтиемнең анда бер ай булганлыгы, аны бер хатын-кыз караганы билгеле.
Ә бу вакытта Әхмәт Галимовның якыннарына үлем хәбәре килә. Бу мизгелләрдә аларның ниләр кичерүен сүз белән генә аңлатып булмый.
- Әтиемнең һәлак булуы турында хәбәр килгәч, гаилә ярты ел хәсрәт чиккән, – ди Наилә Шәйдуллина. – Әбием, бердәнбер улымны югалттым дип, елаган, әнием дә бик елаган.
Әхмәт Галимов бары ярты ел узгач кына госпитальдән туганнарына үзенең исәнлеген белгертеп хат язуга ирешә. Әлеге сөенечле хәбәр аның якыннарына алга таба яшәргә көч бирә.
- Әбиемнең ничек сөенгәнен белсәгез, ул тагы да тырышып эшли башлый, – ди Наилә Әхмәт кызы. – Әнием дә бик тырышып эшли. Әбиемнең фронт өчен күп итеп оекбашлар бәйләгәне истә.
Госпитальдән соң, Наилә Шәйдуллинаның әтисен рота командиры сыйфатында Белоруссия фронтына җибәрәләр. Сугыш 1945 елда тәмамланса да, Әхмәт Галимов бер елдан соң гына демобилизацияләнә. Чөнки безнең гаскәрләр тагын да Ватан сагында торырга тиеш була. Сугышчан батырлыклары өчен, ул күп санлы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Үз каһарманнарын онытмыйлар
Сугыш тәмамланып, 20 ел узгач, Әхмәт Галимовның тормыш иптәшенә Воронеж өлкәсенең Новопостояловка мәктәбе пионерларыннан хат килеп төшә. Башта ул, хатны кем язган дип, аптырап кала, ул якларда туганнары да, танышлары да юк. Хатта менә нәрсә язылган була:
“Хөрмәтле, иптәш Галимова! Сезнең ирегез, лейтенант Әхмәт Галимов безнең Новопостояловка авылын фашист илбасарларыннан азат иткәндә, батырларча һәлак булган, ул авылыбыз уртасында туганнар каберлегендә җирләнгән. Без ул каберлекне карап торабыз, ел да анда чәчәкләр утыртабыз. Безгә тормыш иптәшегез, аның сугышка кадәрге тормышы турында язуыгызны сорыйбыз. Бәлки аның шәхси әйберләре сакланып калгандыр – безгә җибәрүегезне үтенәбез. Әлеге әйберләр безнең авылыбызны азат иткәндә һәлак булган сугышчылар истәлегенә мәктәптә музей ачар өчен кирәк”. 1965 елның 12 июнендә язылган әлеге хатка Новопостояловка мәктәбе эзтабарлары Вася Друженко, Валя Бондаренко, Люба Аносова кул куйган була.
- Әтием бу хатны бик дулкынланып укыды һәм 1943 елның салкын ул көнен кабат искә алды, – дип дәвам итте сүзен Наилә Әхмәт кызы. – Тиздән ул пионерларга җавап юллады.
Шунан бирле пионерлар һәм Әхмәт Галимов арасында хат язышу башлана. Ул хатларында авылны азат итү бәрелешләре, ничек исән калуы турында яза. Ә пионерлар Әхмәт Галимов исеменең мәктәптә саклана торган Хәтер китабына кертелүе хакында хәбәр итә. Китапка тагын 112 солдатның исеме дә язылган була.
1970 елда, илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 25 еллыгын бәйрәм иткәндә, Әхмәт Галимов яшь дусларына кунакка бара.
- Очрашу бик дулкынландыргыч була, – ди Наилә Әхмәт кызы. – Пионерлар, мәктәп һәм музей директорлары, шулай ук партия оешмасы вәкилләре әтиебезне Россошь шәһәрендә чәчәкләр белән каршы ала. Әти митингларда катнаша, туганнар каберлегенә венок сала, музейда була. 1943 елда авыр яралангач, айдан артык үзен караган хатын-кыз белән дә очраша. Аның исеме Мария Ткаченко.
Шуннан соң, Әхмәт Галимов ел да Җиңү көнен Воронеж җирендә каршы ала. Россошь шәһәренә 1987 елда да барырга ниятли, тик язмыш аның планнарын үзгәртә.
- Иртән алар әнием белән костюм сайларга киттеләр, – ди Наилә Әхмәт кызы. – Әтием Җиңү көнен яңа костюм белән каршы алырга теләде. Тик сугышта алган яралар үзенекен итә: яңа костюм сатып алырга да өлгермичә вафат була. Аңа нибары 67 яшь иде.
Наилә Шәйдуллина гаиләсендә сугыш кичкән әтиләренең истәлеген кадерләп саклыйлар. Фатир коридорында эленеп торучы матур картина да шул хакта сөйли. Ул “Толып” дип атала. Аны Әхмәт Галимовның оныгы Айрат Шәйдуллин бабасы истәлегенә ясап, әнисенең туган көненә бүләк иткән.
- Картинада сурәтләнгән ул толыпны әтием фронттан алып кайткан иде, – ди Наилә Әхмәт кызы. – Аның белән бәйле хатирләр күп, толыпны сугыштан соң да ташламадык. Ул одеял да булды, балалар өчен уенчык та. Алар, аны киеп, аучы булып та йөрделәр, башкача да уйнадылар. Соңрак, толыпны чардакка ташлагач, аны кече улым Айрат табып алып, картина язды.
Сүз уңаеннан, Наилә Шәйдуллинаның фатирында картиналар шактый, уллары – талантлы рәссамнар. Мәсәлән, Айратның натюрмортлары да, пейзаж һәм портретлары да яхшы килеп чыга. Һәм аларга карап, әлеге картиналарда, тормыштагы кебек үк, язмышның төрле, катлаулы, шул ук вакытта кызыклы һәм кабатланмас борылышлары сурәтләнүен аңлыйсың.
Фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев