Ике баулылы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән
Бу хакта “Хезмәткә дан” редакциясенә юл хәрәкәте иминлеге муниципаль комиссиясе хәбәр итте.
М.Насыйбуллин һәм С.Никуллин, автомобиль белән айнык булмаган хәлдә идарә иткән өчен, 18 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге административ җаваплылыкка тартылган. Шулай ук аларга 30 мең сум күләмендә административ штраф та салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев