Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар: язгы ташу!

Табигать уянуга, кошларның язгы җырларына, язгы назлы кояшка сөенмәгән кеше юктыр, мөгаен. Шулай да, яз ул сөенеч кенә түгел. Быел аның иртә килү ихтималы зур һәм фаразларга караганда – язгы ташу куркынычы да яный.

Март ахырында һәм апрельнең беренче яртысында Исергәп, Татар Кандызы, Шалты һәм Кызылъяр авыл җирлекләрендә язгы ташу белән бәйле хәл аеруча кискен булырга мөмкин. Башлангыч мәгълүматка караганда, су басу зонасына җиде торак пункт керә. Аларда барлыгы 241 хуҗалык, 512 кеше исәпләнә.

– Язгы ташу зыянын минимальләштерү максатыннан, Баулы районы территориясендә түбәндәге чараларны уздыру зарур: су үткәрү системаларын, күперләрне һәм автоюллар читләрен кар һәм боздан чистартуны төгәлләү, электр тапшыру линияләрен саклауны тикшерүне төгәлләү, – дип сөйләде безгә 109нчы янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илдар Галиев. – Моннан тыш, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына кичектергесез авария-торгызу эшләрен уздыру очрагына инженерлык-юл, төзелеш һәм башка техника әзерлеген тәэмин итү чараларын уздырырга кирәк. Шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына елга һәм буалар торышын даими контрольдә тоту, урамнарны, күперләрне, шәхси йортларны чүп-чардан, каты көнкүреш калдыкларыннан чистартуны оештыру, бердәм диспетчерлык хезмәтенә мәгълүмат тапшыруның ныклы каналын тәэмин итү, азык-төлек һәм эчә торган су запасын булдыру зарур. Халыкка язгы ташу вакытында үзеңне ничек тотуга кагылышлы инструкцияле белешмәлекләр әзерләргә һәм таратырга кирәк. Язгы ташу вакытында халыкка вакытында ярдәм күрcәтү өчен, шәһәр һәм районның медицина учреждениеләренең, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының әзерлеген тәэмин итү дә зарур.

Айгөл ГАБДРӘФЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев