“Игьтибар – балалар!” чарасы башланды
Бу хакта Баулы районы дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Балаларның юлларда имгәнүен булдырмау максатыннан, 22 майдан 4 июньгә кадәр Татарстан республикасында “Игьтибар – балалар!” профилактик чарасы үткәрелә.
Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы аварияләрнең өчтән бере җәй көненә туры килә. Быел Баулы районы юлларында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә, “Игьтибар – балалар!” профилактик чарасы кысаларында төрле рейдлар, белем бирү учреждениеләрендә ата-аналар җыелышлары һәм укучылар белән профилактик дәресләр үткәрә.
Татарстан эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе барлык кешеләргә юлларда сак булырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев