Яшүсмерләрнең скутер белән мавыгуы куркыныч тудыра
Дәүләт автоинспекциясе транспорт чараларының кайбер төрләрен ничә яшьтән йөртергә рөхсәт ителүе турында аңлата.
Мотоцикл, скутер, мопед кебек транспорт чаралары хәзерге яшүсмерләр арасында бик популяр. Юлларда аларның саны елдан-ел арта. Тик бу мавыгулар бәхетсезлек очракларына китерергә мөмкин. Шуңа күрә аеруча сак булырга кирәк.
Дәүләт автоинспекциясе искәртүенчә, скутер һәм мопедны 16 яшькә җиткән һәм “А1” категорияле (двигатель күләме иң күбе 125 см3 булган җиңел мотоцикллар) һәм “М” категорияле (двигатель күләме иң күбе 50 см3 булган мопед, скутер, мотороллер, мотик) транспорт йөртү таныклыгы булган затлар гына йөртергә хокуклы.
Ә мотоцикл йөртү өчен, 18 яшькә җитү һәм “А” категорияле транспорт йөртү таныклыгы булу кирәк.
16 яше тулган яшүсмерләр мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә иткән өчен, РФ Административ хокуку бозулар турындагы кодексының 12.7нче маддәсе 1нче өлеше буенча, 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылык каралган. Шул ук вакытта транспорт чарасы махсус стоянкага куела. Ә 16 яше тулмаган яшүсмерләр мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль белән транспорт йрөтү таныклыгы булмаган килеш идарә иткән очракта, җаваплылык аның законлы вәкилләренә (ата-анасына яки опекунына) йөкләнә. Алар, РФ Административ хокуку бозулар турындагы кодексының 5.35нче маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла һәм транспорт чарасы махсус стоянкага куела. Ә балигъ булмаган кешегә йогынты ясау чаралары күрелә.
Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Илнур Гыйматдинов “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә төрле транспорт чаралары төрләре буенча аңлатма бирде.
Шулай итеп, эксперт сүзләренә караганда, “А” категорияле транспорт йөртү таныклыгы булган кешеләр максималь егәрлеге 125 ат көче булган, 11 кВттан артмаган, авырлыгы 400 килограммнан артмаган өч яки дүрт тәгәрмәчле транспорт чарасы белән идарә итә ала. Мондый транспорт чаралары – мотоцикл, квадрицикл, трицикл һәм мопед.
Двигатель егәрлеге иң күбе 11000 Вт булган һәм 125кә кадәр ат көче булган мотоцикллар “А1” подкатегориясенә карый.
Илнур Гыйматдинов “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә сөйләгәнчә, квадрицикллар – 400 килограммга кадәр авырлыктагы, двигатель күләме иң күбе 50 куб. см булган яки электромотор егәрлеге иң күбе 4000 Вт булган автомобильләр. Бу транспорт төре гомуми кулланылыштагы юлларда йөрү өчен каралган. Квадрицикл белән идарә итү өчен, “А” категориясенә керә торган “М” подкатегориясе яки “В1” подкатегориясе кирәк.
Трицикл (өч тәгәрмәчле транспорт чарасы) белән идарә итү өчен, “А” категориясенә керә торган “В1” подкатегориясе таләп ителә. Мондый транспорт чарасының двигатель егәрлеге – иң күбе 20 ат көче яки 15 кВт, гомуми авырлыгы 400 килограмм була.
Мопед белән 16 яше тулган, “А” категориясенә керә торган “М” подкатегориясе булган кешеләр генә идарә итәргә хокуклы. Мопедның көч агрегаты күләме – 50 куб. см, максималь тизлеге – сәгатенә 50 чакрым.
Россия эчке эшләр министрлыгының Баулы районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Илнур Гыйматдинов сүзләренә караганда, мотоцикл йөртергә 16 яшьтән укырга рөхсәт ителә, ә транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгы 18 яшь тулгач кына бирелә. Уку 2,5-3 ай тәшкил итә, аннары имтиханның теория һәм практика өлешләрен тапшырырга кирәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев