Яшь бозауларны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк
Шәхси хуҗалыкларында мал, савым сыеры асраган кеше елына сыердан бер тапкыр бозау алуга омтыла. Чөнки бозаулаган сыер гына җитәрлек күләмдә сөт бирергә сәләтле. Ә яңа туган бозауларны тәрбияләү – үзе зур тырышлык һәм җаваплылык.
Сәламәт үрчем алу өчен, сөттән ташланган сыерларны, буаз таналарны да дөрес итеп тәрбияләргә кирәк. Малларның азыгы сыйфатлы, рационы витаминнарга бай булырга тиеш.
– Яңа туган бозауның хәленә, авырлыгына карап 1 яки 1,5 литр угыз эчерергә кирәк. Тәүлегенә 3-4 тапкыр бирсәң яхшырак, – дип үз тәҗрибәсе белән бүлеште гомер буе хуҗалыгында мал асрап яшәгән Сырдарья Шәмсуарова. – Өч-дүрт көннән соң бозауларга җылымса су бирү дә мөһим. Яшь бозаулар ун көнлек булгач, әкрен генә йомшак печән дә ашый башлыйлар, аз-азлап кына көрпә дә бирә башлыйбыз.
Фото: Индира Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев