Ярдәмгә «йодлы челтәр»
Әгәр дә йоклар алдыннан аягыгызга йодтан челтәр ясап ятсагыз, ул аякның шешен бетерер.
Эш шунда: йод тән температурасын күтәрә һәм кан әйләнешен яхшырта. Шуңа да аякны җылы суга тыгып утыру мөмкинлеге юк икән, салкын тигәндә яисә борын тыгылганда аяк табанына йод сөртсәгез, ярдәме тими калмас.
Тик артыгын сөртү дә ярамый, йод тән тиресен яндыруы бар. Челтәрне атнага күп дигәндә 3-4 тапкыр гына ясарга ярый.
Чыганак
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев