Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңартылган “Электрон мәгариф” системасы

2009 елдан бирле эшләүче система үзгәрешләр кичерде һәм аңа яңа функцияләр өстәлде. Татарстан платформасына Мәскәү электрон мәктәбенең электрон журналлары һәм көндәлекләре компоненты кертелде.

Моңа кадәр эшләгән edu.tatar.ru порталы эшләүдән туктады, аңа алмашка ms-edu.tatar.ru сайты кертелде. Сәбәбе – элекке версиянең камилләштерүгә мохтаҗ булуы. Яңа версиягә ms-edu.tatar.ru сайты, “Я – школьник” һәм “Моя школа. Дневник” кушымталары аша кереп була. 
Цифрлаштыруны үстерү вәкилләре сүзләренә караганда, яңа платформа яңа мөмкинлекләр белән тәэмин итә. Мәсәлән, укытучыларның эшен гадиләштерү күздә тотыла. Аларга дәресләрен автомат рәвештә планлаштыру,  федераль белем бирү стандарты буенча әзер дәрес сценарийларын алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Моннан тыш, өй эшләрен автомат рәвештә тикшерү өстәмә функциясе кертелгән. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, биремнәрне компьютер программалары тикшерә.
Тик үзгәрешләргә тискәре карашта торучы ата-аналар да бар. Алар, нигездә, сайтта теркәлү узганда каршылыкларга очраган кешеләр. Шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша авторизация узасы булганга дәгъва белдерүчеләр дә бар.
– Мин 4нче сыйныфта укучы улыма өй эшләрен кәгазь көндәлеккә язарга куштым. Болай эшләгәндә ул, кич белән минем эштән соң электрон платформага кереп, өй эшләрен караганымны көтеп тә тормаячак, – ди бер әни кеше. 
– Сайтта техник проблемалар күп, шуңа күрә анда кергәнче чәчләр агарды. “Я – школьник” кушымтасы “Дәүләт хезмәтләре” порталындагы бала аккаунтына тоташа алмады, – дип сөйли икенче бер әни.
“Я – школьник” кушымтасының акрын эшләвеннән зарланучылар да булды.
Бу уңайдан, 11 гыйнварда онлайн форматта ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда Татарстан мәгариф һәм фән, цифрлаштыру министрлыклары вәкилләре катнашты. Алар яңартылган системага керү нечкәлекләрен аңлаттылар. Ата-аналар сораулар бирделәр. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйткәнчә, электрон журналга һәм көндәлеккә кереп булмаган очракта, сыйныф җитәкчесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. “Ата-аналар электрон журналдан баш тарткан очракта, мәктәп кәгазь формадагы журнал белән тәэмин итәргә тиешме?” – дигән сорауга министр: “Юк”, – дип җавап бирде.
Цифрлы үсеш белгечләре әйтүенчә, сайттагы техник проблемалар – вакытлыча. Тиздән ул өзлексез эшли башлаячак һәм кулланучылар бик күп файдалы функцияләргә ия булачак. Мәсәлән, экспертиза узган укыту материалларының бай китапханәсе тәкъдим ителәчәк. 
Тагын бер яңалык укучыларның компьютерда өй эшләрен башкаруы белән бәйле.  Программа шунда ук нәтиҗәне чыгара һәм хаталарны күрсәтә, кагыйдәләрне аңлата. 
Системада ата-аналарның шәхси кабинеты булачак. Цифрлы өй эшен шуның аша тикшерергә мөмкин. Шәхси кабинеттан баланың дәрескә бармавын да хәбәр итеп була. Яңартылган платформада дәресләр расписаниесе, билгеләр, өй эшләре турында мәгълүмат бирелә.

Фото: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев