Яңа ел бәйрәмнәре вакытында уяулыкны югалтмаска кирәк
Фейерверклар һәм пиротехник эшләнмәләр Яңа ел каникуллары чорында мөһим атрибутларның берсе булып тора. Әмма, бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасына карамастан, пиротехниканы куллану кагыйдәләренә аеруча игътибар бирү зарур. Шуны истә тотарга кирәк: мондый эшләнмәләрне дөрес кулланмау җәрәхәтләргә һәм янгыннарга китерергә мөмкин.
Иминлекнең төп кагыйдәләрен искәртеп үтик, алар бәхетсезлек очракларын булдырмаска, бәйрәмнең ямен җибәрмәскә ярдәм итәр.
• Пиротехник эшләнмәне сатып алыр алдыннан, аның сертификацияләнгән булуына һәм барлык сыйфат стандартларына туры килү-килмәвенә инаныгыз. Төргәктә җитештерүче турында мәгълүмат, яраклылык срогы һәм куллану буенча инструкция күрсәтелергә тиеш. Шикле сатучылардан пиротехника сатып алмагыз!
• Пиротехник эшләнмәне кулланыр алдыннан, инструкцияне игътибар белән укыгыз. Анда продуктны куркынычсыз очырту һәм саклау буенча мөһим күрсәтмәләр языла. Әгәр үз көчегезгә ышанмасагыз яки аны дөрес итеп куллануны аңламасагыз, бу процессны профессионалларга ышанып тапшыру яхшырак.
• Фейерверк очырганда, һәрвакыт тамашачылар һәм очырту урыны арасында җитештерүче күрсәткән араны саклагыз. Гадәттә, бу дистанция, эшләнмәнең төренә карап, 20 дән 50 метрга кадәр тәшкил итә. Бу исә имгәнүләрне һәм милеккә зыян китерүне булдырмаска ярдәм итәчәк.
• Фейерверк очырганда, һичшиксез, аңа йөзегез белән түгел, ә ян-ягвгыз белән басып торыгыз. Беркайчан да янучы эшләнмә өстенә иелмәгез һәм, шунда ук эшләп китмәсә, аны кабат кабызырга тырышмагыз. Кулланганнан соң, барлык элементларның тулысынча янып бетүенә инаныр өчен, эшләтеп җибәрү урынына барыр алдыннан берничә минут көтегез.
• Пиротехник эшләнмәләрне балалар һәм йорт хайваннары керә алмый торган, коры һәм салкынча урында саклагыз. Аларны кояшта яки җылылык чыганаклары янында калдырмагыз. Исегездә тотыгыз: пиротехниканы саклау янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килергә тиеш.
• Петарда һәм хлопушкалар белән дә сак эш итәргә кирәк. Аларны биттән һәм тәннән, бигрәк тә күзләрдән һәм колаклардан ераграк тотарга кирәк. Петардаларны кешеләргә яки хайваннарга таба юнәлтмәгез, һәм аны беркайчан да утка яки учакка ташламагыз.
• Пиротехника кулланганда, балалар өлкәннәр күзәтүе астында булырга тиеш. Аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз һәм пиротехник әйберләр белән сездән башка уйнарга рөхсәт итмәгез.
• Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләрне чакыртыгыз. Пешкән очракта, зарарланган урынны салкын су белән юыгыз һәм стериль бинт белән бәйләгез. Күз җәрәхәтләнү шиге булса, аңа тимәгез һәм табиб киңәшеннән башка бернинди дарулар кулланмагыз.
Пиротехник эшләнмәләрне түбәндәге урыннарда куллану тыела:
– бина һәм корылмаларда, түбә һәм балконнарда;
– шартлау һәм янгын чыгу куркынычы булган объектлар территорияләрендә, электр тапшыру линияләре янында;
– концерт һәм тантаналы чаралар уздырганда сәхнә мәйданчыкларында;
– мәдәни мирас объектлары, тыюлыклар, илкүләм парклар территорияләрендә.
Яраклылык вакыты чыккан, бозылган, куллану инструкциясе һәм яраклылык сертификаты булмаган эшләнмәләрне кулланырга ярамый.
Баулы шәһәрендә пиротехник эшләнмәләр куллану рөхсәт ителә торган мәйданчыклар:
Беренче Май һәм Тынычлык урамнары киселеше.
Гашыйклар скверы (шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлеше).
"Нефтьче" паркы (бассейн касәсе).
Салих Сәйдәшев урамындагы ипподром.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев