Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Чүте чишмә сулары Каспийга барып җитә

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы бүлекчәсе тормышка ашыра торган чишмәләр турындагы проект кысаларында, Яңа Чүте авылы чишмәләре тарихына багышланган язма тәкъдим итәбез. Аны редакциягә Римма Яруллина җибәрде

Минем туган авылым Яңа Чүте инеше – Карамал суы, Көмешле күлдән башланып, Каспий диңгезенә барып тоташа! Димәк, безнең авыл чишмә сулары Каспийга кадәр барып җитә!

Авылыбызда ике зур чишмә бар: Көмешле күл һәм Зур чишмә.
Көмешле күл чишмәсе – авылның Югары очында, элек авыл Сабантуе уза торган урында, Карамал суының башланган җирендә. Көмешле күл чишмәсе – беренче су чыганагы ул! Карамал суы, елгачыгы шуннан башлана.

Ерак бабайларыбыз 1772 еллар тирәсендә хәзерге Яңа Чүте авылы урнашкан җирләргә килеп утырганчы, бу җирләрдә, Көмешле күл тирәсендә ниндидер җирле халык яшәгән булырга тиеш, дигән фикерләр дә бар.
Ә инде ерак Пенза якларыннан килгән 11 гаилә хәзерге Яңа Чүте авылының уртасында булган Зур чишмә тирәсенә килеп урнаша. Тора бара авыл зурая һәм, Югары оч белән Түбән оч бергә кушылып, бер авыл – Карамалы авылы – барлыкка килә! 20нче гасыр башында авылның исеме Яңа Чүте дип үзгәртелә.

Менә шул Көмешле күл чишмәсеннән башланып киткән Карамал елгачыгы авыл буйлап ага да ага. Елгачык исемендә авылның элекке исеме мәңгелек истәлек булып саклана.

Авыл уртасында, ярдан бәреп чыгып, бөтен авыл халкын тәмле суы белән сыйлаучы чишмәбез булган Зур чишмә бүген дә 5 зур торбадан тулы көченә ага! Зур чишмә суы да Карамал елгасына кушыла.

Зур чишмәдән соң бераз гына баргач, Тимерҗан абый Нәбиуллиннар астында Бәләкәй чишмә бар. Бу чишмә дә бүгенге көндә челтерәп агып тора, Карамал елгасына суын бирә.

Карамал елгасы буйлап барсаң, әле тагын бик күп вак чишмәләр агышын күзәтергә була. Авылның Түбән очында, Яңа Шалтыга таба барган якта ясалма сулык – Һади буасы бар. Бу буаны Һади Вахит улы 80нче елларда, шул тирәдә чыгып ятучы чишмә суын юллап эшләгән. Бу ясалма буаның суы, чыгып китү юлында Карамал суына кушылып, Кандыз елгасына ага.

Яңа Чүте авылы чишмәләре –Көмешле күл, Зур чишмә, Бәләкәй чишмә – барысы да шифалы суларын Карамал елгасына бирә. Карамал елгасы – Кандыз елгасына, Кандыз елгасы – Ыкка, Ык – Чулманга, ул – Иделгә, Идел Каспий диңгезенә коя.

Менә бу безнең Көмешле күлебезнең, Зур чишмәбезнең, Бәләкәй чишмәбезнең шәҗәрәсе.

Безнең авылыбыз Яңа Чүтенең чишмә башы – Көмешле күл чишмәсе! Авыл шуннан башланган. Бу чишмә әле без үскәндә дә мул сулы иде. Әтиләр аны чистартып тордылар. Авыл Сабан туе уза торган мәйданга бик якын булгач, бар халык, чишмәгә төшеп су эчеп, хушланып менә иде.

Көмешле күл чишмәсе әле дә бар, суы кипмәгән. Тирә ягын карап, чистартып, төзекләндергәнне көтеп ята ул. Авылдашларым! Көмешле күлебез – безнең авылның башлангачы ул! Нәкъ Зур чишмәбез кебек үк. Аллага шөкер! Зур чишмәбез каралды, төзекләндерелде. Яши чишмәбез!

Көмешле күл чишмәсе... Исеме генә дә җырларга кушып җырларлык бит! Суы көмеш кебек чиста булганга, җыелган суы күл кебек ялтырап торганга, ерак бабайларыбыз шундый исем биргәннәр аңа!

Авылдашлар, хәтерләсәгез, югары оч сарык көтүе өйлә вакытында нәкъ менә тарихи Көмешле күл буасына туплауга төшә иде... Ул буаның ярларыннан да бик күп чишмәләр чыгып, салмак кына агып яталар иде. Безнең әти, ел саен шундагы бер чишмәне ачып, чистарта, кечкенә торба куеп, суы чиләккә агарлык итеп ясап куя иде.

Элек, “Игенче” колхозы булып яшәгән елларда Көмешле күл буенда колхозның кәбестә бакчасы булган. Көмешле күл суын кулланып, шул тирәдә буа-сусаклагыч эшләп куя бабайларыбыз. Бу бакчаны Марат Гарифуллинның бабасы Гафиятулла бабай саклаган, төнге каравылчы булган. Бу бабаебыз сөйләгәндә “атик”(әйтик сүзенең мишәрчәсе) дип еш әйтеп сөйләшә торган булган. Шуңа күрә бу буаны авыл халкы “Атик буасы” дип атаган! Бу атама әле дә авылыбыз телендә саклана.

Көмешле күл буасының беренчел, тарихи урыны менә шунда, авылдашлар. Без бала вакытта, анда чишмәләр бик күп иде. Әле дә бардыр алар... эзләсәк.

Менә шул тирәләрдән ук башланган булган безнең борынгы авылыбыз! Тора-бара ул түбән очкарак күчә башлаган. Ә алдарак мин язып үткән, элекке Сабантуе урыны тирәсендә булган чишмәне, авылга бик якын булганга, гел төзекләндереп торганнар. Халык телендә ул Югары оч чишмәсе дип йөртелгән. Әле 70-80нче елларда да югары очлар, шунда барып, кер чайкыйлар, көянтәләп су ташыйлар иде.

Чишмәнең чын исеме – Көмешле күл чишмәсе. Шулай булып калсын! Ә аны төзекләндерү, яшәтер өчен яңа сулыш өрү – безнең эш! Озакка сузмаска иде. Авыл – без бит ул! Читтә яшәсәк тә, кайтып сыеныр, туфрагына ятып елар урыныбыз! Чишмәләре яшәсә, авыл да бөтенләйгә югалмас. Тормыш болай гына бармас. Яхшы якка, авылга таба борылыр ул кешелек. Ә аңа кадәр чиста су чыганакларын саклап калырга кирәк. Бик кирәк!

Алда бәян иткән соңгы мәгълүматны  Фәйрүзә апа Әхәтова, югары очка махсус менеп, Мирсәит абыйлардан, Мөгаллимә апалардан сорашып белеште. Миңа шалтыратып сөйләде, мин яздым. Фәйрүзә апа сөйләгәндә, минем дә искә төште! Көмешле күл буасында сарык көтүе туплап утырган вакытлар картина кебек күз алдыма килде: әтием Радик чишмә ача... торба суза, челтерәп аккан суны эчәбез, юынабыз. Матур, шома ташлар белән яңа ачкан чишмә тирәсен бизибез. Эх!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев