Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гортензия һәм розаларны капларга вакыт

Синоптиклар алдагы көннәрдә салкыннар фаразлый.

Быел көз бик җылы килде, шуңа да гортензия һәм роза кебек чәчәкләрне соңрак капларга туры килә. Синоптиклар алдагы көннәрдә төнлә салкыннар, кар явуын фаразлый. Димәк, ныклап туңдырганчы күпьеллык чәчәкләрнең өсләрен капларга кирәк булачак.

Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Ә менә һава температурасы 6-7 градуска төшкәч, розаларны капларга кирәк.

Сабаклары 50 сантиметр калдырып киселгән куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк. Ә менә гортензия төпләренә әче торф салып чыгу бик яхшы нәтиҗә бирәчәк.

Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка ябарга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга кирәк. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яисә лутрасил кебек тукыма белән 4-5 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык яисә чиләк кидереп куярга. Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.

Тагын бер киңәш: чәчәкләрне коры көнне каплагыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев