Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гимназия укучылары оригами серләрен өйрәнде

Сәнгатьнең, мавыгуның төрләре бик күп. Соңгы елларда оригами – кәгазьдән уенчыклар, картиналар ясау сәнгате – киң таралды һәм популярлашты. Әлеге шөгыль безгә Япониядән килгән. Нәкъ менә 11 ноябрь – әлеге сәнгать туган көн.

Оригами ысулы белән төрле әйберләр ясауны мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдәге балалар аеруча үз итә. Дүртенче гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары оригами ысулы белән ясалган кул эшләреннән торган күргәзмә дә әзерләгәннәр.

– Күргәзмә бик үзенчәлекле килеп чыкты, – дип сөйләде гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Илфира Гыйбадуллина. – Биредә, гади эшләнмәләрдән алып, катлаулы ысул белән ясалган кул эшләренә кадәр бар. Башлангыч сыйныфлар иҗади эшләрне бик ярата.

Оригами ысулын кулланып нәрсә дә булса ясау балаларның кайчы тотып төгәл кисү, кәгазьне бөкләп эшләү, иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, игътибарлылык һәм мөстәкыйльлек кебек сыйфатларны булдыруга ярдәм итә, ди укытучылар.

– Иҗади эшләргә багышланган дәресләрне яратам, – ди Алия Хәләпова. – Мин әле чәчәк ясыйм. Кәгазь белән эшләү ошый.  

– Бигрәк тә бәйрәм алдыннан якыннарына бүләккә әйбер ясау алар өчен кызыклы, – ди Илфира Гыйбадуллина. – Үз куллары белән ясалган бүләкне бирү алар өчен икеләтә күңелле.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев