Германиядә су басу сәбәпле 1,3 мең кеше югалган
Германия Федератив Республикасының көнбатышында урнашкан Арвайлер округы (Рейнланд-Пфальц җире) хакимияте төбәкне бик көчле су басу аркасында 1 меңнән артыграк кешенең хәбәрсез югалуы турында хәбәр иткән. Бу хакта ТАСС яза.
“Хәзерге вакытта 1,3 мең чамасы кешенең югалуын күздә тотабыз. Иртән Бад-Нойенар-Арвайлер шәһәренең бер районыннан гына да, коткаручыларны чакырып, меңгә якын шалтырату булган. Коткару операциясе әле һаман дәвам итә. Килеп туган хәлнең үтә дә катлаулы булуы сәбәпле, әлегә төгәл генә мәгълүмат биреп булмый”, – диелә хәбәрдә.
Округта барлыгы 130 мең кеше яши. Германиянең көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш төбәкләрендә дүшәмбедән дәвам иткән яңгырлар көчле су басуга китергән. Ишелеп яуган яңгырларның озакка сузылуы Рейн кушылдыклары – Ар һәм Мозель елгаларының, шулай ук Зауэр, Прюм, Нимс, Киль, Эрфт кебек кечкенә елгаларның ярларыннан чыгып ташуына китергән. Шул сәбәпле Төньяк Рейн җирләре – Вестфалия һәм Рейнланд-Пфальц бик зур табигать казасына дучар булган.
Германиядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 58гә җиткән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев