Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гел йокы туймыйча йөрсәң, нинди авыру килеп чыгарга мөмкин?

Көн дәвамында кешенең баш мие токсиннар бүлеп чыгара, йоклаганда баш мие шуларны бетерү өчен эшли.

Америка табибы Ребекка Роббинс кешеләрнең йоклавын өйрәнә. Ул йокы туймыйча йөрүнең куркыныч булуы турында сөйли. Йокы җитмәү кешенең иммунитетына йогынты ясарга мөмкин. Бу турыда The Telegraph басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Эксперт сүзләренчә, көн дәвамында кешенең баш мие токсиннар бүлеп чыгара. Алар җыелу когнитив сәләтләрне югалтуга китерүе ихтимал. Шулай ук бу Альцгеймер авыруы һәм деменция вакытында күзәтелә.

«Без йоклаганда, баш мие аларны бүлеп чыгаруны туктатып кына калмый, ул баш мие сыеклыгын барлыкка китерә. Бу сыеклык, асылда, аны юа һәм җыелган токсиннарны бетерә», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, йокы җитмәү иммунитетта да чагыла. Даими рәвештә йокы туймау салкын тиеп авыру ихтималын ике тапкыр арттыра, прививкалардан соң антитәнчекләр барлыкка килүне акрынайта.

Роббинс йокы сыйфатын яхшырту өчен киңәшләр бирә. Ул көн саен бер үк вакытта йокларга ятарга һәм уянырга кирәк дип саный. Шулай ук ул йокы сигез сәгать дәвам итәргә тиеш булуын искәртә. Ләкин йокларга ярты сәгать алданрак ятарга кирәк булуын әйтә. 

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев