Баулылар әниләре турында сөйли
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә
Әниемне искә төшерсәм, янәшәсендә шундук әтием барлыкка килә... Алар икесе бербөтен булып гомер иттеләр. Әнием-әтием икесе дә ятимлекнең ачысын, әтием Бөек Ватан сугышы авырлыкларын күрсәләр дә, безгә, дүрт кызлары, төпчек улларына, бер дә каты бәрелмичә, тиешле тәрбия, бәхетле балачак, һәрберебезгә үзебез сайлаган һөнәри белем бирделәр. Әнием-әтием турында күңелемә килгән һәр хатирәм җанымда җылылык, тирән рәхмәт хисләре тудыра.
Әнием Миңнеҗиһан Миңнебай кызы Миңнебаеваның бакыйлыкка күчүенә инде 24 ел.
Исән булса, аңа быел 94 яшь тулыр иде. Күңелемә әниемнең күбрәк яшь, матур чаклары уелып калган. Мәктәптән, эштән елмаеп кайтып керер иде, сумкасыннан укучыларының тикшерергә алып кайткан дәфтәрләрен кичкә чаклы алып куеп, өй эшләренә тотыныр иде: ипи салу, кием-салым тегү, бәйләү, җеп эрләү, тастымалларның читләрен чигү – әллә никадәрле эш башкара иде ул. Өстәвенә, җәен бакчабыз җиләк-җимешләрдән өзелми, шау чәчәктә иде. Без бар эшне дә, бер дә авырсынмыйча, күңелле итеп, бергәләшеп эшли идек. Без бәләкәерәк чакта, әтием: “Бу хатын-кыз эше”, – дип аерып тормый иде, әнием эштә озаграк торса, тәмле ашларын да пешерә иде. Кайчак уйлап куям: “Ничек итеп җитеште микән әнием бөтен җиргә?” – дип. Мәктәптә укыта, өйдә биш бала, мал-туар, бакча, ә бит газ да тиз генә кертмәделәр бездә, Азнакайда, 60нчы елларда. Иртән без уянганчы, мич ягылган, коймак пешкән, чишмәдән көянтә белән су алып кайткан. Әтием безгә дә, матур итеп, кечкенә көянтәләр ясаган иде. Әнием белән без дә, үсә төшкәч, бергәләшеп суга бара идек. И, күңелле иде шул чаклар...
Үзем дәү әни яшенә җитсәм дә, һаман да күп эшләрне әнием өйрәткәнчә башкарам, әниемнән калган борынгы ашъяулыкларны саклап тотам, әнием белән бергәләшеп көйләгән җырларны җырлыйм, догаларны кабатлыйм. Әнием белән әтиемә мең рәхмәтлемен. Авыр туфраклары җиңел булып, урыннары җәннәттә булсын, Әмин.
Гүзәлия Газизуллина,
Баулы шәһәре
х х х
Әни, әнкәй, әнием! Бу гади генә өч хәрефтән торган сүз шулкадәр зур көчкә ия. Мин шулкадәр бәхетле бу сүзне тәүлекнең төрле вакытында да эндәшер әнием барга. Минем әнием Нурия Рәшит кызы Арсланова 1963 елның 29 мартында Татар Томбарлы авылында дөньяга килгән.
Әбием белән бабам әниемне һәм аның сеңлесе Эльмира апаны, тигезлектә, яхшы белем һәм тәрбия биреп, кеше иткәннәр. Әнием, туган авылыбызда үзенең гомерлек мәхәббәте әтием Илнур белән кавышып, матур гаилә коралар, терлекчелектә эшлиләр. Безгә, дүрт балага гомер бирәләр, кеше арасында ким-хур итмичә, тырышып үстерәләр. Хәзерге вакытта әтиебез мәрхүм. Авыр чир аны арабыздан алып китте. Әйе, әниебез хәзер сыңар канат. Ләкин ул бик көчле кеше, хәзер безгә мәхәббәтен әтиебез өчен дә бирә. Әниебезнең үзенә генә хас җылы өе, тәмле ашлары, җылы сүзләре безне һәрвакыт аның канат астына җыя. Әниемне без бик яратабыз, хөрмәт итәбез, ярдәм итәргә тырышабыз. Хәзерге вакытта әниемә бик авыр, аның күңеле махсус хәрби операциядә булган энебез өчен сулкылдый. Без әниебез белән горурланабыз, ул ана сүзенә лаек кеше.
Газизләрдән-газиз әниебез! Без инде барыбыз да гаиләле булсак та, син безгә бик кирәк. Яшә әле әнием, син безнең тормыш маягыбыз. Синең тәрәзәңдә утың булып, назлы карашыңны тойганда, без бик бәхетле.
Айгөл Нәүрүзбаева,
Татар Томбарлысы авылы
х х х
Минем әнием Миңнегөл Сәхиулла кызы Гәрәева минем өчен иң сабыр, иң тыйнак, иң йомшак куллы әни.
Үземне белә-белгәннән бирле, әнием белән горурланып яшим. Аны мактап язарга сүзләр җитмәстер. Иң беренче чиратта, гаиләсе, без, балалары, оныклары өчен җан атып торган кеше ул. Әниемнең күңеле һәрвакыт матурлыкка омтыла. Бакча тутырып чәчәкләр үстерүче дә, бәйләүче, тегүче, тәмле ризыклар пешеп сыйлаучы да, туйларга, күпертеп, өеп, чәк-чәкләр пешерүче дә, кыскасы, туган йортыбызның уңган хуҗабикәсе ул. 35 елдан артык мәдәният йортында эшләгән әниемнең тавышы – радиодулкыннар аша да, сәхнә түрләреннән, ЗАГС тантаналары залыннан да яңгыраган тавыш. Аның өзелеп-өзелеп шигырьләр сөйләгәнен, спектакльләрдә оста итеп төрле рольләр уйнаганын күрсәгез иде! Ул мине бию дөньясына алып керүче дә. Әйе, әнием биюче дә әле. Мәдәният йортында бию түгәрәген җитәкләүче, “Халык ансамбле” исемен йөрткән фольклор ансамбльләр оештыручы да. Мандолинада, кубызда уйнаучы, кечкенә чагында энемне гармунда уйнарга өйрәтүче дә әнием минем. Тырыш хезмәтен бәяләп бирелгән мактау грамоталары, дипломнары чемодан тулы. Бүгенге көндә әти-әниемнең назлы кызы булып яшәвемә мин чиксез бәхетлемен. Берүк сәламәт булып, гомерләре дәвамлы булсын иде.
Айгөл Хөсәенова,
Баулы шәһәре
х х х
Инәемнең бакыйлыкка күчүенә быел 26 ел булды. Яшьли, 58 яшендә вафат булды газиз кешем.
Ул бик ягымлы, тырыш һәм таләпчән әни булды. Безне кечкенәдән эш эшләргэ өйрәтте. Таләпчән булса да, бервакытта да безгә авыр сүз әйтмәде, кычкырмады. Инәйнен күз карашыннан белә идек ни әйтергә теләгәнен. Ипи басканда, токмач кискәндә гел янында карап тора идек. Хәтеремдә: миңа 6-7 яшьләр булганда, кыш көне инәй, егылып, кулын сындырды. Ипине басарга кирәк, бер кулында гипс. Инәй икенче кулы белән баса, ә мин, төшеп китмәсен дип, савытны тотып торам.
Инәйнең исеме дә бик матур иде – Чәчкә исемле. Хәзер миңа танышлар: “Чын Чәчкә апа инде син”, – диләр. Эх! Сагындыра шул инэйнен иртән торуга мичтә чыккан тәмле ипиләре, бөкриләре. Кыстыбыйны бик ярата идек. Кунакка кайткач, һәрвакыт сыйлый иде инәебез. Бер генә мизгелгә кайтып керсен иде, кочаклап-кочаклап, куеныма алып яратыр идем, үбәр идем! Юк шул, аннан кайтмыйлар...
Нәфисә Иванова,
Измайлово авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев