Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Газ кертүгә субсидия бирелә

Татарстанда йортны газлаштыруга, шулай ук участок эчендә газ үткәрүгә субсидия алу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.

Татарстанда 2021 елның апреленнән йортларга бушка газ кертүгә гаризалар кабул ителә.  Социаль газлаштыру программасы Россия президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнде. Хәзерге вакытта Россиянең күп кенә гаиләләре газ челтәрләре кертелгән торак пунктларда яши, әмма аларның йортлары әлегә кадәр ниндидер сәбәпләр аркасында газга тоташтырылмаган. Газ торбасы якыннан гына үтә, ә йортта газ юк, – диде Путин, 2021 елның апрелендә узган Федераль җыелышка еллык юллама белән мөрәҗәгать итеп.

Гомумән алганда, Татарстанда йөзләгән торак пунктларда 18 меңнән артык йорт социаль газлаштырылырга тиеш. Шулай ук республикада газ үткәрү һәм кирәкле газ җиһазлары алу чыгымнарына субсидияләр алу мөмкинлеге дә бар. Субсидияне кем алырга хокуклы һәм моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш? Бу хакта Татарстан хезмәт министрлыгының Баулы районы буенча социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова сөйләде.

– Субсидияне кемнәр алырга хокуклы?

– Татарстан министрлар кабинетының 2002 елның 18 февралендә дөнья күргән 137нче карары нигезендә, түбәндәге категорияләргә керүчеләргә йорт эчендә газ үткәрү һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу чыгымнарына 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия каралган: Бөек Ватан сугышы ветераннарына, инвалид балалары булган гаиләләргә, I һәм II төркем инвалидларга, күп балалы гаиләләргә, гаиләдәге кеше санына айлык акча кереме 10 мең сумнан кимрәк булган гаиләләргә. Ә гаиләдәге кеше санына айлык акча кереме 10 мең сумнан 19 меңгә кадәр булган гаиләләргә 60 мең сумга кадәр субсидия бирелә.

Эксперт билгеләп үткәнчә, бер тапкыр бирелә торган бу субсидия хуҗалыкка бер тапкыр гына бирелә. Исәпләүдә җир участогы чикләре эчендә газлаштыру проекты һәм төзелеш-монтаж эшләренә (газ кертү һәм йорт эчендәге газ челтәрләрен урнаштыру), йорт эчендәге газ җиһазын һәм газ исәпләү приборын сатып алуга тотылган чыгымнар исәпкә алына.

– Баулылылар субсидия алуга гаризаларны кайсы вакытка кадәр тапшыра ала?

– Торак бина милекчесе бер тапкыр бирелә торган бу субсидияне алу өчен гаризаны даими яшәү урыны буенча социаль яклау бүлеге органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча бирә ала.

– Субсидия алу өчен, нинди документлар тапшырырга кирәк?

Бер тапкыр бирелә торган субсидияне алу өчен түбәндәге документлар булырга тиеш:

* газ кертү эшләре белән шөгыльләнүче махсус оешма белән йорт яны участогы эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән килешү;

* йорт яны участогы эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр акты;

* йорт яны участогы эчендә газ үткәрү буенча башкарылган эшләр өчен һәм йорт эчендәге газ җиһазлары өчен түләүне раслаучы документ; паспортлар күчермәләре,

* газ бирү системасы объектын кабул итү акты яки тоташтыру (технологик тоташтыру) турында акт;

* күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында теркәлмәгән торак бинага хокук билгели торган документ;

* гариза бирүченең гаилә әгъзаларыннан (ялгыз яшәүче гражданнардан тыш) аларның шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык булуны раслаучы документлар (ирекле рәвештә) һәм мөрәҗәгать итүченең шәхси мәгълүматларны тапшырганда алар исеменнән эш итәргә вәкаләте булуына рөхсәт.

Әңгәмәдәшебез билгеләп үткәнчә, бер тапкыр бирелә торган субсидия алучылар гаилә керемнәре һәм шулай ук өстәмә керемнәре турында документлар да тапшырырга тиеш.

Газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнарына субсидия алу мөмкинлегеннән күпме баулылы файдаланды инде?

Бүгенге көндә Баулы районында бер күп балалы гаилә субсидия алды.

Әңгәмә ахырында Светлана Аджалова, гаризаны яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына 2022 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк, дип искәртте. Моны гаилә әгъзалары белән анда даими яшәү урыны буенча теркәлгән торак милекчесе эшли ала.

Экспертлар фикеренчә, социаль газлаштыру программасы якын арада кайбер кешеләрнең авыл җирлекләренә күчүенә дә стимул бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев