Гаилә архивы өчен 50 мең сум
Татарстанда 4 ноябрьдә “гаилә архивын тапшыр” конкурсы старт ала. Анда барлык татарстанлылар катнаша ала. Жюрига гаилә архивыннан бай фотографияләр һәм видеодокументлар коллекциясен күрсәтү дә җитә.
Конкурсны оештыручы булып архив эше буенча дәүләт комитеты тора. Муниципаль этапта катнашу өчен 27 декабрьгә кадәр район архивына гариза бирергә кирәк. Республика этабы 2020 елның 1-31 маенда узачак. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнә (беренче урын – 50 мең сум, икенче урын – 30 мең сум, өченче урын – 20 мең сум).
Фото: http://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев