Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Финляндиягә эшкә яки Баулыга Сабан туена

“Һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны очырма” – атналык киңәшмәдә май аеның соңгы атнасы нәтиҗә ясалды.

Яз фасылы тәмамлану эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге дежур часте хезмәткәрләренә онлайн рәвештә кылынган ике җинаять белән истә калыр. Җинаятьчеләр кабат халыкның ышанучан булуыннан файдаланган. Банк картасыннан 95 мең сум акча урлаудан тыш, пандемия фонында мошенниклыкның тагын бер ысулы барлыкка килгән – интернетта эш тәкъдим итү. Дежур часть начальнигы Рамил Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, баулылар социаль челтәрләрдә Финляндиядә эшкә урнашу тәкъдиме турындагы белдерүгә юлыкканнар. Эш бирүче, эшкә урнашу вариантлары турында сөйләшер алдыннан, терминал аша 10400 сум акча күчерергә кушкан. Билгеле, акча күчергәннән соң, “фин” компаниясеннән җилләр искән. Әлеге хәл белән бәйле рәвештә, эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хезмәткәрләре гражданнарны уяу булырга, таныш булмаган кешеләргә акча күчермәскә чакыра.

Баулы районы дежур часть начальнигы билгеләп үткәнчә, битлек режимын үтәмәүчеләр саны шактый кимегән – май аеның соңгы атнасында 60 беркетмә төзелгән. Чагыштыру өчен: ике атна элек әлеге режимны үтәмәүчеләр 89 кеше булган.

Баулы районы баш санитария табибы Галина Алатырева, санитар-эпидемиологик хәл турында бәян итеп, сөенечле мәгълүмат җиткерде: 1 июньгә безнең районда коронавирус белән авыручылар һәм андый кешеләр белән элемтәдә булучылар юк. Әлеге вакытта илнең башка төбәкләреннән килгән 114 кеше генә күзәтү астында.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин халыкның Сабан туена бәйле сорауларына аңлатма бирде. Аның сүзләренә караганда, Сабан туен 4 һәм 5 июльдә бары авыл җирлекләрендә генә уздыру планлаштырыла. Әлеге даталар әле төгәл түгел, шулай да җирлекләргә чараны уздырырга әзерлек башларга кирәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев хәбәр иткәнчә, Баулы районы җирлекләрендә үләт базлары торышын кимендә атнага бер тапкыр булса да контрольдә тоту зарур. Баулы районындагы 38 объектны (16 – Себер түләмәсе, 22 – биотермик чокыр) карап чыкканнан соң, җитешсезлекләр ачыкланган.

Кайбер җирлекләр ул җитешсезлекләрне тиз арада юк иткән. Мәсәлән, Дмитриевка, Мортаза, Александровка, Татар Томбарлысы авыллары.

Атналык киңәшмәдә катнашкан җитәкчеләргә “Баулы-информ” редакциясенең “Юбилей абунәсе” дип аталган яңа акциясе турында мәгълүмат җиткерелде. Акция ТАССРның 100 еллыгына, Баулы районының 90 еллыгына һәм, билгеле инде, “Хезмәткә дан” газетасының 90 еллыгына багышланган. Филиал җитәкчесе Евгения Леванова район тормышы белән кызыксынучы, туган төбәгебез үсешенә өлеш кертүче оешмалар җитәкчеләрен якташларын – Баулы районы халкын – икенче яртыеллыкка “Хезмәткә дан”га яздырырга чакырды. Евгения Леванова әйткәнчә, оешмалар хезмәткәрләрен, дусларны, туганнарны, күршеләрне һәм башка кешеләрне яздырырга мөмкин. Район халкы “юбилей газетасы”на абунә бүләк итүчене белеп торсын өчен, акциядә катнашучылар турында газетабыз битләрендә язып чыгарбыз.

Евгения Леванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев