Фельдшерлар көне уңаеннан
21 февральдә Россиядә фельдшерлар көне билгеләп үтелә. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, бик күпләрнең гомерләрен саклап калучы әлеге һөнәр ияләрен юкка гына ак халатлы фәрештәләргә тиңләмиләр шул. Сүзебез Исергәп авылында озак еллар фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче Гүзәл Гараева һәм Гөлфия Сәлимова турында.
Авыл җирендә эшләүче фельдшерлар аеруча җаваплы эш башкара. Алар табиб кебек үк мөстәкыйль рәвештә авыруга диагностика үткәрә, дәвалау курсы билгели һәм кирәк булганда тар белгечкә юллый.
– Һәр кешене ачык йөз белән каршы алабыз. Кешеләргә кирәкле һәм файдалы була алу белән бәхетле мин, – дип сөйләде фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гүзәл Гәрәева. – Медицинада эшләү хыялы – ул минем балачак хыялым. Кечкенә чакта ук табиб булып уйный идем. Без яшәгән урыннан медпункт ерак түгел иде. Шунда барып ватык шприцлар, ампулалар алып кайта идем. Мин хәтта кечкенәдән үк, медпунктта була торган үзгә исне ярата идем, әле дә шул исне яратам. Шуңа күрә мин мәктәпне тәмамлау белән Октябрьский шәһәренең медучилищесына юл алдым. Терапия бүлегендә эшләдем, аннан соң үземнең туган авылым Исергәпкә кайттым. Менә шуннан соң 35 елдан артык вакыт үткән. Эшемә сөенеп киләм, сөенеп кайтам.
– Мин Бөгелмә шәһәрендә медицина училищесын тәмамладым. Балалар йогышлы авырулар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләп хезмәт юлымны башладым. Минем әтием ветеринар табиб иде. Шулай ук кечкенәдән шприцлар, төрле медицина кирәк-яракларын белеп, күреп үстем. Эшемне бик яратам. Гомер буе зур җаваплылык тоеп эшләдем. Төрле вакытларны үткәрдек, соңгы берничә елда бөтен илгә килгән пандемия шартларында да эшләргә туры килде. Бөтен кешеләр дә сау-сәламәт булсыннар иде дип телим.
Фото: шәхси архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев