Баулыда фейерверкны кайда кулланырга ярый?
Баулыда пиротехник эшләнмәләр куллану өчен махсус урыннар билгеләнде.
Рөхсәт ителгән урыннар исемлегенә түбәндәгеләр керә:
–Беренче Май һәм Тынычлык урамнары киселеше;
– Гашыйклар паркы (шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлеше);
– “Нефтьче” үзәк паркындагы бассейн;
– Салих Сәйдәшев урамындагы ипподром.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 19 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Ул Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганчы гамәлдә булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев