Фатир сатып, бала алдык
Чит балага тәрбия бирүнең никадәр авыр икәнен һәммәбез дә белә.
Шушы хәлләрдән соң алар Лаеш балалар йортыннан ике малай алып кайта. Ятим түгел, әниләрен ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр икән. Әмма эчкече хатын үзе тудырган сабыйларның кешедә яшәвен авыр кичерә. Эчкечелектән дәваланып, аларны кире үз янына ала. Бу вакытта малайлар Шакировларда алты ай яшәгән була инде. "Мондый хәлгә сөендек кенә. Ни дисәң дә, балага үз әнисе кирәк. Әле дә элемтәдә торабыз. Әниләре эшкә урнашты, бик яхшы яшиләр",- ди Мансур абый.
Әле тагын берне көтәбез
Тәрбиягә алган сабыйларны алып киткәч тә Шакировлар гаиләне ишәйтү уеннан кире кайтмый. Үзләренең ике кызы, Чаллыдан алып кайткан Вася белән Азалия янына алар Коля исемле малайны тәрбиягә ала. Гаиләгә кайтканда аңа 10 яшь була. Бу гаиләдә 4 ел яши икән инде. Әйткән сүзләрне тыңлый, спорт белән дус. Шуңа да спорт лагеренда ял итә әле, ди әти-әнисе. Аннары бу гаиләгә Тимур исемле егет килеп кушыла. Әле менә шушы көннәрдә тагын бер кыз алып кайта алар.
"Балаларның холкы төрлечә. Әмма аларны тыңлатырга була. Кемгәдер наз җитми, кайберләре бер җылы сүз көтеп тора. Мин тәүлекләп эшләгәч, балаларны тәрбияләү күбрәк хатыным җилкәсенә төшә. Ә ул зарланмый. Шушы сабыйлар белән үзен бәхетле хис итә. Үзебезнең ике кызыбызны ничек яратсак, калганнарын шулай яратабыз. Аралап тору юк. Сабыйларны ярату ул йөрәктә булырга тиеш. Мин бар дөньяны яратам. Ятимнәрне кызганам, хайваннарны да үз итәм. Күңелем шундый. Әнә шуңа да, исән-сау булганда, ятимнәрне гаиләле итәсем килә. Әти-әниләренең гөнаһлары өчен балалар түләргә тиеш түгел. Балалар бәхетле булырга тиеш, - ди Мансур. - Әгәр без үстергән сабыйлар киләчәктә матур итеп яшәп, безне оныклар белән сөендерсә, шуннан зуррак куанычыбыз булмас иде. Үстергән сабыйларның игелегендә яшисе иде".
Источник: ТеләчеИнформ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Нет комментариев