Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәнис Яруллинны искә алдылар

Бүген үзәк балалар китапханәсендә якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Шигырьләрем дәва булсын” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Анда гимназия укучылары һәм балалар бакчасыннан нәниләр килде.

Әдәби чараны “Алсу” балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар Фәнис Яруллин шигырьләре белән ачып җибәрделәр. Аларның сүзен шәһәрнең дүртенче гимназиясе укучылары дәвам иттеләр.

Чара барышында китапханәче Гүзәл Биктимерова укучыларга әдипнең тормыш юлы һәм иҗатын сөйләп ишеттерде. Фәнис Яруллин тормышындагы вакыйгаларны кабат искә төшерде.

– Фәнис Яруллин иҗатын без балалар бакчасыннан ук өйрәнә башлыйбыз, – дип сөйләде “Алсу” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Наилә Фәттахова. – Аның шигырьләрен, әкиятләрен укыйбыз. Балалар шул әсәрләр буенча рәсемнәр ясыйлар. Рәсемнәрдән күргәзмәләр ясап куябыз. Бүгенге чара да бик кызыклы һәм файдалы булды.

– Мин Фәнис Яруллинның әкиятләрен яратам, – ди җиденче сыйныф укучысы Самира Хабипова. – Без дәресләрдә дә аның иҗатын өйрәнәбез.

– Фәнис Яруллинның шигырьләре, тормыш юлы буенча викторина бик кызыклы булды, – дип сөйләде Рифат Юнысов.

Әдәби чара кызыклы да, файдалы да булды.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев