Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Файдалы киңәшләр

Көнне нигә бер стакан лимонлы су эчүдән башларга кирәк?

Организмны чистарта

Ач карынга эчелгән лимонлы су организмнан зыянлы матдәләрне һәм токсиннарны чыгара. Ул тәмгә бик әче, ләкин органимзга кергәч, катлаулы биохимик реакция башлана. Нәтиҗәдә, кислота-селте тигезлегендә селте ягы баса. Лимон суты бавыр эшчәнлеген стимуллаштыра, шул рәвешле токсиннар чыга, ә су аларны юып чыгара.

Эчәклек эшчәнлегенә ярдәм итә

Лимонлы су эчәклек перистальтикасы эшчәнлеген стимуллаштыра, шул рәвешле көн буена ризык эшкәртүгә ярдәм итә. Лимон шулай ук эч катканда һәм эчәклектә газлар җыелудан булыша.

Ябыктыра

Авырлыкны киметү өчен организмны төчеләндерергә кирәк, чөнки барлык химик реакцияләр селтеле мохиттә яхшырак бара. Инде белгәнебезчә, лимонлы су селтеле мохит ясауда мөһим роль уйный. Лимонда пектин, эретүчән җепселләр бар. Ә алар ачлык хисен киметә. Мондый эчемлек бәвелне яхшы кудыра. Шешенүдән интегүчеләргә менә дигән ярдәм бу. Моннан кала, бер чынаяк чәй яки каһвәне лимонлы су белән алыштырып, азрак калорий да кулланачаксыз.

Ярсыган ашказанын тынычландыра

Йоклар алдыннан ашагансыз икән, төн уртасында эч күбүдән йә сару кайнаудан уянуыгызга шик юк. Бу очракта лимон суты кушылган кайнар су әчелекне киметәчәк, ә калий тозлары укшыту өянәкләреннән ярдәм итәр.

1. Эчемлекне ач карынга эчәргә кирәк;

2. Ул җылымса булырга тиеш;

3. 100 мл суга 1 чәй кашыгы лимон суты кушарга кирәк;

4. Бер стакан суга ике кисәк сыгылган лимон сутын салыгыз.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев