Эштән азат ителгән дәүләт хезмәткәрләре реестрында баулылар бармы?
Хәбәрчебез сорауларына Баулы районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Альбина Нәҗмиева җавап бирде.
– Альбина Альбертовна, районда коррупциягә каршы тору эше ничек оештырылган?
– Баулы районында коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру эше барлык юнәлешләр буенча алып барыла – балаларга тәрбия бирүдән башлап, муниципаль хезмәткәрләр керемнәренең законлылыгына тикшерүгә кадәр.
Районда коррупциягә каршы эшчәнлек 2018-2023 елларга коррупциягә каршы комплекслы программаны һәм коррупциягә каршы тору илкүләм планын тормышка ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла. Алда телгә алынган планны һәм муниципаль программаны үтәү йөзеннән, районда коррупциягә каршы тору буенча җиде норматив-хокукый акт кабул ителде, 216 норматив-хокукый акт проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелде. 2020 елда 91 муниципаль хезмәткәрнең керем турындагы мәгълүматы анализланды, бу барлык хезмәткәрләрнең 100 процентын тәшкил итә. Агымдагы елда 72 муниципаль хезмәткәрнең керем турындагы мәгълүматы анализланды (барлык хезмәткәрләрнең 80 проценты). 82 муниципаль хезмәткәрнең дипломы чын булу-булмауга тикшерелде, бу уңайдан 45 белем бирү учреждениесенә сорау юлланды. Бу юнәлештә эш дәвам итә.
Җирле үзидарә органнарының ведомство учреждениеләрендә мәнфәгатьләр низагын булдырмау буенча да эш алып барыла.
– Мәнфәгатьләр низагы һәм шәхси кызыксыну дигәндә, нәрсә күз алдында тотыла?
– Иң беренче чиратта, бу – үзеңә һәм туганнарыңа нинди дә булса файда алу. Коррупциягә каршы тору турындагы федераль законда мәнфәгатьләр низагы ул – муниципаль хезмәткәрнең шәхси кызыксынучанлыгының вазифаи бурычларын җиренә җиткереп үтәүгә комачаулый торган яки комачауларга мөмкин булган хәл.
Шәхси кызыксынучанлык – затларның һәм (яки) аның белән туган булган затларның (ата-анасы, тормыш иптәше, балалары, бертуганнарының, шулай ук тормыш иптәшенең туганнары, әти-әнисе, балаларының һәм балаларының тормыш иптәшләренең), зат, һәм (яки) аның туганнары милек, корпоратив яки башка якын мөнәсәбәтләрдә торучы гражданнар яки оешмаларның акча, милек, шул исәптән милек хокукы, милек характерындагы хезмәтләр рәвешендә керем алу мөмкинлеге.
Мәнфәгатьләр низагын җайга салмау күпчелек очракта җинаять эшләрен ачуга китерә. Аны җайга салу киләчәктә җинаять тикшерүләре ихтималын киметә. Шуңа күрә бүгенге көндә районда бу эш актив алып барыла.
– Россиядә ышаныч югалту белән бәйле рәвештә эштән азат ителгән дәүләт хезмәткәрләре реестры формалаштырыла. Анда Баулы районы вәкилләре бармы? Аңа эләккән кешеләргә нәрсә яный?
– Андый исемлек, чыннан да, бар, ул ачык мәгълүмат, аны һәркем карый ала. Аңа коррупция юнәлешендәге хокук бозган яки мәнфәгатьләр низагы белән бәйле рәвештә эштән азат ителгән кешеләр эләгә. 2021 елның 20 февраленә булган мәгълүматка караганда, бу исемлектә 24 татарстанлы бар. Аларның берсе безнең районнан, ул – 2019 елда керем турында мәгълүмат бирмәгән депутат. Нигездә, бу исемлеккә мәнфәгатьләр низагына юл куйган яки кереме турында хисап тотмаган затлар эләгә.
– Гражданнар коррупция турында кая хәбәр итә ала?
– Мондый җинаятьләр турында безгә, прокуратурага яки полициягә хәбәр итәргә мөмкин. Ришвәтчелек, хезмәт урынында җаваплы затларның вазифаларыннан файдалануы яки вазифаларына кагылмаган гамәлләр кылуы хакында хәбәр итәргә була. Мондый мөрәҗәгатьләр буенча тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату яки җинаять эше кузгатудан баш тарту турында карарлар кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев