Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Дуңгызларны ябып асрау зарур

Татарстан белән чиктәш ике төбәктәге африка дуңгызлар чумасы белән бәйле хәл республикада дуңгызчылык белән шөгыльләнүчеләр өчен аеруча актуаль. Агымдагы елның июль башында Түбән Новгород өлкәсендә шул авырудан үлгән 46 кабан дуңгызы табылган. Ә узган атна башында бу куркыныч вирус Ульяновск өлкәсендә теркәлгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта безнең районда 990 баш дуңгыз исәпләнә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән “Миңнуллин” хуҗалыгы гына дуңгыз үрчетү белән шөгыльләнә, андагы хайваннар ябык режимда асрала. Район шәхси хуҗалыкларында 378 баш дуңгыз бар, аларны да ябып асрау зарур.

Район җитәкчелеге, күрше ике төбәктә африка дуңгызлар чумасы белән бәйле хәлне исәпкә алып, дуңгыз асраучыларга урманга баруны чикләргә кирәк, дип кисәтә. Чөнки үлән, җиләк, гөмбә аша йорт хуҗалыгына африка чумасы үтеп керергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ