Догалы ярдәм
Илдә махсус хәрби операция игълан ителеп, мобилизациянең беренче дулкыны башлану белән дә гади халык хәрбиләргә ярдәмгә ашыкты, район үзәгендә һәм авылларда гуманитар ярдәм җыю пунктлары барлыкка килде. Бу изге эштән шәһәр һәм авыл мәчетләре дә читтә калмады. Баулының “Гали” мәчете аша гына да бик күп посылкалар фронтка китте.
Гөлсорур абыстай Гафурова җитәкчелеге һәм ярдәме белән дистәләгән посылка хәрбиләргә озатыла. Чираттагы ярдәм дә аның тырышлыгы белән оешкан. 86 яшен тутырган райондашыбыз үзенең активлыгы белән башкаларга чын үрнәк.
– Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән беренче тапкыр Казанда укулар үтүче хәрбиләргә ярдәм итүдән башлаган идек, шулай дәвам итәбез, – ди Гөлсорур абыстай. – Ничә тапкыр җибәргәнне хәтерләмим дә. Моннан алда да ысланган ит һәм казылыклар, перчаткалар, җылы эчке киемнәр җибәрдек. Үзебезнең мәчеткә йөрүче кызларыбыз бәйләгән оекбашлар да күп иде. Башта монда мәчеттә җыелышып бәйләдек, өйләренә дә алып кайтып бәйләделәр. Беренче җибәргән вакытта 60 пар оекбаш бәйләп җибәрдек. Бәйли белмибез дигәннәр сатып алып та китерделәр. Икенче ярдәмне җибәргән вакытта оекбашлар 100 пар булды. Аннары кибеттән җылы эчке киемнәр, 80 перчаткалар һәм 24 меңлек дарулар алдык. Җибәргән ярдәмнең һәрберсе файдалы, кирәкле. Бу юлы күбрәк җылы киемнәр тупладык, чөнки кышка кереп барабыз. Җылы кием, җылы носки-перчаткалар, озак саклана торган казылыклар, ысланган итләр.
Гуманитар ярдәм кайчан һәм ничек әзерләнсә дә, аларга изге теләкләр, догалар кушыла. Бу юлы да искәрмә түгел.
– Минем теләкләрем, Аллаһ ризалыгы өчен. Ашыйсын ашасыннар, киясен кисеннәр. Бу җибәргән әйберләр соңгысы булсын иде инде. Исән-сау булып үз гаиләләренә кайтсыннар, үз балаларын үзләре карап үстерсеннәр, Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын, – Гөлсорур абыстай. – Бүген дә бу күчтәнәчләрне изге теләкләр тели-тели, елый-елый тутырдым бит мин. Аларга барып ирешсен, ризык булсын иде.
Гуманитар ярдәмгә шәһәрдәге ике мәчет, район авылларындагы 16 мәчет тә читтә калмый.
– Гөлсорур апага зур рәхмәт. Хәрбиләргә ярдәм җыюда гына түгел, мәчет күләмендә уздырылган башка төрле хәйрия чараларын да оештыруга ярдәм итә, – дип сөйләде Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Гуманитар ярдәм җыюда авыл мәхәлләләре тарафыннан да актив ярдәм сизелә. Шул ук Исергәптән, Кандыз һәм Кызылъяр авылларында оештыру эшләре тиз. СВОда бит үзебезнең туганнар, авылдашлар, райондашлар катнаша. Алар өчен шушы без җибәргән күчтәнәчләр, игътибарыбыз гына да мөһим булырга мөмкин.
Әнвәр Хәмитов сүзләренчә, шушы көннәрдә Диния назәрәте бөтен районнарның имам-мөхтәсибләре катнашында җыелыш уздырган. Татарстан Диния назәрәте мөхтәсибәтләр ярдәме белән быел 10 тонна гуманитар ярдәм илткән, 2 миллион акча, 3 машина, 4 мотоцикл да хәрбиләр янына киткән. Баулы районы да бу эштә актив. Баулы районындагы һәр мәчет квартал саен Диния назәрәтенең “Закят” фондына акча күчерә. Бу акчалар махсус хәрби операция зонасына ярдәм булып китә. Бу эштә Баулы районының да һәр мәхәлләсе катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев