Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дару үләннәрен бу көннәрдә җыеп калыгыз!

Тулган Айның йогынтысы бу көннәрдә аеруча көчле булачак.

Быелгы җәйге икенче тулы Ай бүген, 3 июльдә, көтелә. Козерог йолдызлыгында тулган Ай гадәттәгедән зуррак күренәчәк, чөнки бу вакытта ул Җирдән якын арада булачак. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу супер тулган Ай дип атала. Шуңа да ул бүген яктырак та, зуррак та күренәчәк.
Бүген Ай Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 38 минутта туачак. Бу вакытта аның иң югары ноктасы булачак.

Тулган Ай кешеләрдә аларның яшерен талантларын уята ала дип санала, чөнки бу чорда эмоцияләр һәм хисләр көчәя. Бу вакыт эчендә үзеңне ишетү һәм үз теләкләреңне үтәү мөһим. Иҗади идеяләр бу чорда тормышка ашачак. Бу тулган Айда рәссамнар, язучылар, журналистлар, актерлар һәм башка бик күп иҗади кешеләр зур уңышка ирешә ала.

Бакчачыларга Ай тулган вакытта яшелчәләрне тукландырырга, утарга һәм төпләрен йомшартырга, күмәргә киңәш ителә. Бу шулай ук җиләк-җимеш һәм, бигрәк тә, дару үләннәре җыю өчен бик яхшы вакыт.

Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. Моның өчен төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк.
Бүген бары тик яхшы уйлар гына уйларга тырышыгыз. Астрологлар Ай тулган көнне кайбер эшләргә тотынмаска киңәш итә. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев