Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыршы сатып алганда, квитанция сорагыз

Ылыслы яшь агачларны законсыз кисүдән саклау максатыннан, Баулы районында “Чыршы-2020” операциясе игълан ителде.

Районда составына урман хуҗалыгы, полиция һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре кергән мобиль патруль төркемнәр оештырылган.

Яңа ел чыршыларын законлы сәүдә урыннарыннан гына сатып алырга киңәш ителә. Сатучы сатып алучыга документ (чек яки квитанция) бирергә тиеш. Чыршыны алып кайтканда, гражданинның киселгән агачны сатып алуын раслаучы документы булмаса, хокук саклау органнары чыршыны алып кала һәм, Россия административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, беркетмә төзи, биш мең сум штраф сала.

Баулы урманчылыгының урманны саклау инженеры Владимир Джусоев мәгълүматына караганда, агачны законсыз кискән өчен, хокук бозган гражданин административ җаваплылыкка тартыла, аңа штраф салына. Хокук бозуны кылганда кулланган корал (бензин пычкысы, транспорт чарасы), суд карары буенча, конфискацияләнергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев