Чәчәкләр – бакча күрке
Чәчәкләр үстерү, ишегалдын бизәү – зур сәнгать кебек. Ул тырыш хезмәт, фантазия гына түгел, белем һәм тәҗрибә дә сорый. Баулы районында да уңган бакчачылар, чәчәкләр үстерүчеләр бик күп. Алар арасында Флореда Фәхриева да бар. Ул күптән түгел генә ландшафт дизайны өчен агачларны да формалаштырып үстерә башлаган.
Бакчада һәр үсенте, агач, куак һәм чәчәкләрнең үз урыны бар. Кайсынадыр кояш күбрәк, икенчеләренә күләгәле, дымлырак урын кирәк. Үсү тирәлеге генә түгел аларның беръеллык һәм күпъеллык булуларын да исәпкә алу мөһим. Үсемлекләрнең үзенчәлеген исәпкә алып, аларга тиешле шартлар булдырганда гына көткән, соклангыч нәтиҗә була ала. Шуның өчен тәҗрибәле бакчачылар эшне кыш көннәрендә үк башлап җибәрәләр. Мәсәлән, купшы петуния чәчәкләре үстерү генә дә зур хезмәт һәм түземлелек сорый.
– Чәчкәләр үстерү белән мин күптәннән шөгыльләнәм, үзем өчен, матурлык булсын өчен, – ди һәвәскәр бакчачы Флореда Фәхриева. – Петунияләрне карый торган булсак, иң беренче аның яхшы, сыйфатлы орлыгы булырга тиеш. Орлыкларны махсус сайтлар аша алам һәм гыйнвар аенда ук утырта башлыйм. Зур, күләмле, ныклы төпле һәм шау чәчәкле петунияләр булсын өчен, аларны иртәрәк утыртырга кирәк. Башта “маточный” төп дип атыйм инде, шуны үстерәм, аннары шул төптән сак кына ботакларын алып, калганнарын тамырландырып үстерәсең. Аларны һәрвакыт кисеп, формалаштырып, аткан чәчәкләрен чистартып, чүпләп алып торырга кирәк. Әлбәттә инде, туфраклары да яхшы булырга тиеш. Мин үзем торф, вермикулит, перлит, төрле ашламалар кулланам. Орлыкларны утырткан вакытта башта алар бик кечкенә була, туфракка чәчкән вакытта башта нечкә генә таякчыклар ярдәмендә утыртырга кирәк. Утыртып куеп кына эш бетми, аларга яктылык, тиешенчә җылы булуы да мөһим. Шуңа күрә, фитолампалар тәүлек буе була башта, аннары көннәр озынайгач, утны киметәсең. Чәчәкләр ныгып, тамырлары үсә башлагач, савытларын да гел зурракка алыштырып, күчереп торырга кирәк. Тайдал сортларының берсенә генә дә 30-40 литрлы савытлар кирәк, чөнки алар бик зур булып үсә, җитәрлек тәрбия булганда аларкүз явын алырлык, бик матур була.
Кулы һәр эшкә ятып торган, көн саен нинди дә булса яңа шөгыль үзләштерергә омтылган Флореда Фәхриева сирәк һөнәрләрнең берсе – декоратив таллар үстерү, аларны үрү белән дә шөгыльләнә башлаган. Мондый үргән талларга сорау да күп ди уңган куллы ханым.
– Чәчәкләр үстерүдән тыш, интернеттан карап тагын бик күп төрле шөгыль табып эшләргә мөмкин. Минем дә күзем менә шундый матурлыкка төште дә шундый үрә торган таллар белән кызыксынып киттем. Без аның дүрт төрле сортын алдык, алар инде ике ел үстеләр. Бу талларны “рус пальмалары” дип тә атыйлар, тиешенчә тәрбияли, үстерә алсаң, бик матур була. Моны ничек үрәсең дигәндә, һәр сортын аерым үстерергә кирәк. Аларның биеклекләре буенча, ботакларының юанлыклары буенча алып, бер сортны гына үрергә киңәш ителә. Тамырлана башлагач, аның яфракларын өске ягында гына калдырасың, ә аскы якларыннан бөреләнеп чыккан яфракларны, кечкенә ботакчыкларны алып торырга кирәк. Бу –“ тере күзләрен” бетерү дип атала. Вакыт узу белән шушы бергә кушып үргән ботаклар берләшеп үсә башлыйлар. Агач биеклеккә озын булып үсми, ә киңлеккә генә үсә торганга әверелә. Аны һәрвакыт карап, формалаштырып торырга кирәк һәм ул матур шар формасына керәчәк. Башта алар савыты белән суда утыра, аннары бер ай ярымнан соң тамырлана башлый, аннары инде җиргә туфракка утыртсаң да була. Тал агачы әрсез, аларга ниндидер аерым карау, игътибар кирәкми дә. Шунысы да уңайлы, аларга кыш көне салкын тими. Үсеп киткән вакытында су сибү генә мөһим.
Хуҗабикәнең ишегалды тулы төрледән төрле чәчәкләр үсә. Туфракта үскән чәчәкләр дә матур, тик махсус үргән савытларда алар тагын да зәвыкълырак күренә. Ишегалларына, йорт тирәләренә, керә торган баскыч алларында нәкъ менә шундый чәчәк савытлары ямь бирә.
– Чәчәкләрне үстерү генә түгел, җиргә утырту гына да түгел, ә башка төрле бизисе дә килә, – ди Флореда ханым. – Шуңа күрә, мин ясалма ротангтан кашполар – гөл савытлары, чәчәк савытлары, хәтта менә шушы декоратив таллар өчен зур түтәлләр дә үрә башладым. Алар төрле размерда, төрле төстә, төрле формада булырга мөмкин. Савытларны, түтәлләрне үрү кыен да түгел, мәсәлән, минем үземә бик ошый бу эш. Аларның биегрәкләре, тәбәнәгрәкләре дә бар. Нинди генә савыт булса да, аны ротанг белән үреп, күз явын алырлык итәргә мөмкин.
Фантазиягә, уңган кулларның башкару осталыгына чикләр юк. Флореда Фәхриева сүзләренчә, бер шөгыль һәм кызыксыну – икенчесенә юл ача. Ул киләчәктә Баулы районы өчен ят булган агач һәм куаклар үстереп карарга да ниятли.
Фото: автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев