Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел Казанның җәйге лагерьларында татар телендәге сменалар оештырылачак

Барлык лагерьларда да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар (квизлар, уеннар) була.

Казанның җәйге лагерьларында балалар өчен татар телендә өч смена оештырылачак.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә балалар өчен татар телендә өч лингвистик белем бирү сменасы оештырылачак – татар халкының мәдәнияте һәм теле турында «Дуслык», «Гөлстан» сменалары, шулай ук «Тартария» балалар һәм яшьләр интеллектуаль иҗаты төбәкара форумы», –диде Фәизов.

Барлык лагерьларда да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар (квизлар, уеннар) узачак.

Лагерьларда шулай ук «Туган телләрдә 115 сүз» акциясен оештырырга ниятлиләр. Акция барышында көн саен лагерь буйлап Татарстанда яшәүче барлык 115 милләт телендә бер сүз язылган вывескалар урнаштырылачак. Балалар төрле телләрдә «исәнмесез», «яшә», «мәхәббәт», «дуслык» һ.б. сүзләр белән танышачак. 

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/society/24-05-2021/byel-kazanny-yge-lagerlarynda-tatar-telend-ge-smenalar-oeshtyrylachak-5824352

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев