Быел язгы ташу көтелми
Шалты авыл җирлекләрендә язгы ташуга әзерлек чаралары алдан күрелә.
Шалты авыл җирлегендә су басу зонасында 80нән артык йорт бар. Җирлек башлыгы Зәйрулла Фәткуллин сүзләренчә, язга аяк басу белән, елдагыча эшләр башкарыла.
Шалты авылында ел саен Чкалов һәм Тукай урамнарында су күтәрелә. Биредә яшәүчеләр алдан әзерлек күрә башлый.
– Иң беренче, без су басу куркынычы булган йортларда яшәүчеләргә белешмәлекләр таратып, аңлату эшләре алып барабыз, милек хуҗаларыннан имзаларын куйдырабыз. Су басу зонасында 82 йорт исәпләнә, анда 61 кеше яши. Шуларның берсе – мәктәпкәчә яшьтә, дүртесе – мәктәп укучысы, 36сы – пенсионер һәм алтысы – сәламәтлек мөмкинлеге чикле, – дип сөйләде Зәйрулла Фәткуллин. – Инструктажлар үткәрелә, кар сулары эри башлау белән, суның күтәрелүен контрольдә тотабыз, үлчәп торабыз. Шулай ук су күтәрелгән урыннарда маяклар әзер. Тик быел ташу булмас, су артык күтәрелмәс кебек.
Авыл җирлеге башлыгы сөйләгәнчә, иң нык су басу 2018 елда булган.
Фото: Шалты авыл җирлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев