Буыннар истәлеге
Баулы укучылары Бөек Ватан сугышында һәм, Ватанны саклап, башка хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан туганнарының батырлыклары турында сөйли
Татьяна Можгина, Потап-Томбарлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы (“Кайдадыр сугыш бара” номинациясе)
Сугыш – бик күпләрнең җан ярасы, балаларның бигрәк тә. Сабыйлар тормыш авырлыкларын күп тапкыр авыррак кичерә. Аларның психикасы язмышның авыр сынауларына әзер түгел. Шунысы таң калдыра: алар гаилә өчен авыр булган вакытларда елмаюлары, сүзләре, эшләре белән якыннарына – әти-әниләренә, әби-бабайларына – ярдәм итәргә тырышалар. Махсус хәрби операция барган көннәрдә бу аеруча күзгә ташлана.
Тумыштан ук гаҗәеп матурлык белән аерылып торган кешеләр була. Мондый балалар беренче адымнарын атлаганда ук, алар турында: “Карагыз әле, нинди ышанычлы адымнар белән йөри ул – ышанычлы, яхшы кеше булып үсәр бу”, – диләр. Кызганычка каршы, үзенең әти-әнисе Аллаһының аларга нинди хәзинә биргәнен аңламаган. Ә бит бу бала һәрвакыт укытучыларны шаккатырган һәм сокландырган.
Әти-әнисе арасындагы мөнәсәбәтләр катлаулы булуга карамастан, Станислав Герасимов искиткеч зирәк булып үсә. Ул беркемне дә гаепләми, беркемгә рәнҗеми, бары проблемаларны хәл итәргә тырыша: күршеләре бәрәңге, кишер, чөгендер чәчә, һәм ул бакчага эшләргә чыга. Сыерны көтүдән каршы алырга кирәк – бара, сыерны каршы ала һәм сава, энеләренә кичке аш әзерли. Печәнгә барырга кирәк, ул, мин бәләкәй бит әле, дими, кулына чалгы ала.
Станислав бишенче сыйныфтан көрәш секциясенә йөри башлый. Спорт сөючән, гаҗәеп көчкә ия булган малай беренче көннәрдән үк көрәшнең җиңелләрдән булмаган алымнарын уңышлы үзләштерә. Тора-бара Стас, төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып, җиңү артыннан җиңү яулый. Аның бу җиңүләре стимул һәм горурлык кына түгел, ә азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дә була. Стас ул акчаларга энеләренә ашарга сатып ала. Югары сыйныфларда егет Сабан туйларында көрәш келәменә чыга, ике авылда бил алышырга өлгерә. Бервакыт ул үзенең яраткан укытучысына көрәшеп откан бүләкләрен күрсәтә: кер юу машиналары, суыткыч, тузан суырткычлар, чәйнекләр. Ә бит бу 16 яшьлек яшүсмер откан бүләкләр!
Мәктәп яны участогында, совхоз кырында эшләгәндә, Станислав иң югары нәтиҗәләргә ирешә: сыйныфташларын бергә туплап, гел алдынгы урыннарны ала.
Баулы егете соңгы сигез елда махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хәрби карьера ясый. Станислав Герасимовның Сирия һәм Таҗикстанда хезмәт иткән өчен бирелгән алты медале бар: Жуков медале, Суворов медале, “Сугышчан батырлык өчен”, “Укытулардагы батырлык өчен”, “Сириядә хәрби операциядә катнашкана өчен”, “Халыкара терроризм белән көрәштәге уңышлары өчен” медальләре.
Станислав Украинада махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак була. Ул – Ватанга тугрылык, батырлык үрнәге. Ул безне яклап вафат булды.
Гвардия кече сержанты Станислав Герасимов Батырлык ордены белән бүләкләнгән. / ФОТО: ЕВГЕНИЯ ГЕРАСИМОВА ШӘХСИ АРХИВЫ
Иляр Кәбиров, Кызылъяр мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы (“Дошман пулясы” номинациясе)
Көчле рухлы булу кешегә тормыш авырлыкларын җиңәргә, киләчәккә өмет белән карарга ярдәм итә. Кызганычка каршы, еш кына язмыш кешене сынаулар алдына куя. Аларны җиңә барып, кешенең холкы чыныга, ул ныклыкка өйрәнә, киресенчә булса, кеше һәлак була – рухи яктан яки физик яктан.
Сугыш – кешелек өчен иң коточкыч сынау. Язмышның кырыс җилләре кешеләрне әллә нинди тормыш шартларына куя: авырту-газап, кан кою. Ул кешеләрнең ныклыгын тикшерә: авырлыклар алдында югалып калучылар тормыш мәгънәсен югалта, көчле рухлылар чыныга һәм герой була.
Көчле рухлы кешеләрне мин чын мәгънәсендә геройларга тиңлим. Минем карт бабам да шундый кешеләрнең берсе. Ул, тормыш авырлыкларын кичереп, башкалар белән беррәтән сафка баса алган.
Карт бабам Идрис Сәхипгәрәй улы Сәхипгәрәев сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән. Ул Ленинград сугышында көрәшкән. Аның язмышы җиңелләрдән булмый. Беренче тапкыр яралануга, аның бер күзе сукырая. Шуңа да карамастан, ул госпитальдән кабат фронтка китә, фашистларга каршы көрәшүен дәвам итә. Икенче тапкыр яралангач, ул бөтенләй сукырая, хезмәтен дәвам итә алмый. Немец-фашист илбасарлары белән көрәштә батырлыгы өчен, ул беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Озак вакыт дәваланганнан соң, карт бабам туган авылына кайта. Авылда да көчле куллы ир-атлар кирәк була. Тормыш иптәше, туганнары тырышлыгы белән, ул кабат тормышка әйләнеп кайта.
Сәламәтлеге нык булмаса да, ул карт әбием белән алты бала тәрбияләп үстергән. Карт бабам терлекчелек, умартачылык белән шөгыльләнгән. Күрше-тирәләргә эш кораллары ремонтлаган, дип тә әйтәләр. Хәтта күзләре күргән вакытта бер тапкыр да күрешмәгән кешеләрне тавышларыннан таный торган булган.
Мин карт бабам һәм Ватанны саклаган башка якташларым белән чиксез горурланам. Рухи яктан сынмыйча, киләчәккә өмет белән караган, тормышта үз урыннарын тапкан, сугыштан соң илне торгызган, дөнья көткән кешеләр бихисап бит бу дөньяда.
Безнең авылда сугыштан аяксыз, кулсыз, күзсез һәм башка яралар белән кайткан солдатлар күп булган. Әбием Габделхак Карипов турында сөйләгән иде. Ул сугыштан ике аяксыз кайткан, сугыштан соң икенче тапкыр өйләнеп, беренче хатыныннан туган улын һәм башка балаларын тәрбияләгән, авылдашларына йорт түбәләре япкан, аларны тимер савытлар белән тәэмин иткән. Андый кешеләрне ничек инде геройлар дип атамыйсың? Алар, һичшиксез, чын геройлар!
Кызганычка каршы, сугыш хәрәкәтләре әле дә тынмый. Украинада махсус хәрби операция бара. Анда безнең якташлар да катнаша. Минем сыйныфташымның абыйсы хәзерге вакытта Мәскәүдә тернәкләнү уза. Ул бер аяксыз калган. Сыйныфташым әйтүенчә, аягына протез ясаткач, абыйсы үзенең частена кайтырга тели. Кайта алмаса, юагры уку йортында укуын дәвам итәчәк, чөнки армиягә кадәр ул гадәттән тыш хәлләр министрлыгы уку йортында укыган булган. Аның хыялы – коткаручы булу, кешеләргә гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм итү. Авыр яраланса да, сугышчан дуслары һәлак булса да, ул тормыш сөючәнлеген югалтмаган. Бу мисал сугышчыларның хәзерге заманнарда да көчле рухлы булуын күрсәтә.
Яна Романова, 6нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы
Бөек Ватан сугышы дип әйтүгә, күз алдына канкойгыч бәрелешләр, сабыйлар елавы, ватан өчен сугыш кырларында башларын салган меңләгән солдат күз алдына килә.
Совет кешеләрен фашистларның көтмәгәндә бәреп керүе сындыра алмаган. Алар, дошманга җиңүгә өмет калдырмыйча, бердәм булып, аңа каршы күтәрелгәннәр.
Минемчә, Бөек Ватан сугыш афәте кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Аның җилләре безнең гаиләне дә урап узмаган.
Карт бабамның әтисе Игнат Андреевич Князев, сугыш кичеп, Берлинга кадәр барып җиткән. 1944 елның 27 июлендә күрсәткән батырлыгы өчен “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән, бу вакытта ул кызылармияче булган.
Карт әбиемнең әтисе Архип Никифорович Романов та сугыш юлы узган кеше. 1944 елның 14 июленнән 28 августына кадәр кылган батырлыклары өчен аңа “Батырлык өчен” медале биргәннәр. Бу вакытта ул өлкән сержант булган.
Карт әбиемнең әтисе Константин Мартынов уллары белән Курск дугасы бәрелешләрендә һәлак булган, алар хәбәрсез югалганнар.
Карт әбием Зоя Ивановна Давыдова – тыл хезмәтчәне.
Карт бабамнарның фашизмга каршы көрәшүләре белән горурланам. Алар сугышта чагында гаиләләренә дә җиңелләрдән булмаган. Карт әбием кыш көне чабаталар белән йөргәннәрен сөйләгән иде. Ашарларына да булмаган. Авылдан бөтен нәрсәне фронтка җибәреп торганнар.
Бөек Җиңүнең нәрсә бәрәбәренә яуланганын беркем дә онытмасын һәм ил-көннәр тыныч булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев