Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүгенге көн нәрсә сөйли

Бүген елның беренче супер Аена соклана алабыз.

 Кучкар йолдызлыгында тулган Ай гадәттәгедән зуррак күренәчәк, чөнки бу вакытта ул Җирдән якын арада булачак. Ай тулган вакытта Җиргә якында булса, бу "супер тулган Ай" дип атала. Чынлыкта исә Ай өч көн рәттән тулы булып күренәчәк, шуңа күрә бу супер Айга 6-8 октябрьдә сокланырга мөмкин булачак әле.

Шунысы кызыклы: 7 октябрьдә тулган супер Ай бу елның супер Айлары чиратын ачып җибәрә. Мондый күренешләрне тагын 5 ноябрьдә һәм 5 декабрьдә күрергә мөмкин булачак.

Астрологлар бүгенге супер Айны энергиягә бай көн дип саный. Гороскоп буенча, артык энергияне иҗатка, яки физик активлыкка юнәлтергә киңәш ителә. Югыйсә, артык энергия уйланылмаган һәм импульсив гамәлләргә китерергә, яки агрессия сәбәбе булырга мөмкин.

Тулган Ай муллыкны җәлеп итү өчен дә яхшы вакыт. Моның өчен төнлә берничә кәгазь акча салынган кошелекны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк.

Тулган Ай көннәрендә ачуланышырга һәм мөнәсәбәтләрне ачыкларга, кемнедер үпкәләтергә, бурычка акча алырга, кредитларны рәсмиләштерергә, артык күп ашарга, алкоголь кулланырга, Айга озак карап торырга, чәч кистерергә, кешедән үч алырга ярамый.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев