Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген көзгегә карамагыз!

Быелгы язда беренче Ай тулган көн. Ул нәрсәләр вәгъдә итә?

Быелгы язның беренче Ае бүген, 7 мартта, тулачак. Ай бу чорда Кыз йолдызлыгында булачак.

Тулган ай булган кыз йолдызлыгы традицион рәвештә медицина, хезмәт, структура, система һәм сәламәтлек белән бәйле.

Шуңа күрә бу көнне тырышып башкарган эш бик нәтиҗәле, ә диагностик медицина процедуралары файдалы булачак. Бүген сәламәтлекне ныгыту уңышлы, аеруча эчәкне чистарту, ә ашауга килгәндә, тозлы ризыкларны күбрәк ашарга кирәк, татлы һәм ачы тәмләрдән сакланырга. мөмкин булса, Компьютер һәм смартфон экраннары алдында азрак вакыт үткәрергә тырышыгыз, күзгә авырлык килүне киметегез. Шулай ук бүген көзгегә еш карарга, көзге белән төрле ритуаллар башкарырга киңәш ителми.

Шулай ук бу көннәрдә аферистлар да активлаша, алданудан сак булырга кирәк. Бу көнне ерак юлга чыкмагыз, руль артында сак булыгыз, начар энергияле кешеләрдән ерак торыгыз, бурычка алмагыз һәм акча бирмәгез. Ай тулганда чәч кистерергә һәм буярга, киңәш ителми. Бакчачылар өчен дә бер киңәш: Ай тулган көнне чәчү-утырту эшләрен башкарырга ярамый.

Бүген күбрәк ял итәргә, тыныч булырга, кичне гаиләгез белән бергә үткәрергә тырышыгыз.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев