Блогер Алмаз МӘҺӘДИЕВ: “Туристларга Баулыны барып күрергә киңәш итәм”
Матур, җыйнак һәм уңайлы... Татарстан блогеры, сәяхәтче Алмаз Мәһәдиев Баулы турында шулай ди. Ул, “Баулы-информ” мультимедиа редакциясе журналистлары белән бергә, Баулы шәһәренең күп кенә истәлекле урыннарында булды.
Баулыда экскурсияне без “Трёхгорка” чаңгы базасыннан һәм шәһәрнең ачык бассейныннан башладык. Җиңү һәм Хезмәт даны паркы буйлап үттек.
– Мин Баулыда беренче тапкыр, шәһәр ошады. Аның үз йөзе һәм төсе, көньяк стильдәге үзенчәлекле архитектура биналары бар, – ди Алмаз. – Шунысы аеруча күзгә ташланды: биредә урман бик күп. Баулы урман һәм таулар арасында утыра. Һаваның чисталыгын, табигатьнең хуш исләрен бирегә килүгә үк сизеп алдым. Халкы да ачык һәм кунакчыл, барысы да нурлы йөзле. Баулы миңа оҗмах почмагы кебек тоелды. Россиянең һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә булганым бар, Төркиядә яшәп алдым һәм шуны ышаныч белән әйтә алам: Баулы – бик тә уңайлы шәһәр. Биредә җаның да, тәнең дә ял итә. Шәһәрнең матурлыгын сурәтләү өчен, сүз байлыгым җитмәс кебек. Монда Ялтаны хәтерләтә торган урыннар бар. Барлык туристларга да нәкъ менә Баулыны һәм Баулы районын барып күрергә киңәш итәм. Биредә хозурланып йөрерлек, җанга шифа алырлык җирләр бик күп.
Алмаз Мәһәдиев Баулының түбәнге өлешендә дә булды, “Ак чишмә”нең салкын суыннан авыз итте, тау башына менеп, Баулыны кош очышы биеклегеннән күзәтте: мәчетләр, чиркәү, универсаль спорт залы, боз сарае, гашыйклар скверы – барысы да, матур күренеш хасил итеп, соклану уятырлык...
Алмаз Баулы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре каз канаты каурыйларыннан май канаты ясау һәм мамык мендәрләр тутыру буенча уздырган осталык дәресендә дә катнашты.
Сәяхәт итәргә яратучы блогер быел Менделеевск, Зәй һәм Бөгелмә шәһәрләрендә булган. Якын арада Биектау, Алексеевск районнарына, Буа һәм Яшел Үзән шәһәрләренә барырга җыена.
– Минем максатым – республикабыз районнарының бөтен матурлыгын, аларның үзенчәлекле урыннарын күрсәтү, – ди Алмаз. – Чөнки Татарстан – уникаль республика. Районнар тормышы, сәнәгать, кызыклы кешеләр – мине барысы да кызыксындыра. Баулы турындагы роликта аның табигатен, урманнарын, матур паркларын һәм шәһәрнең чисталыгын күрергә мөмкин булачак. Тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: роликны караганнан соң, биредәге табигатьнең матурлыгына таң калучы баулылар дә булачак. Чөнки кеше, яши-яши, барысына да күнегә, хәтта әйләнә-тирәдәге матурлыкны да күрми башлый. Кабатлап әйтәм: миңа Баулы бик ошады, мин бирегә тагын бер киләм әле.
Фото:И.Сәйфуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев