Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бәхетле булыр өчен күпме акча кирәк?

Бәхетле булыр өчен күпме акча кирәк? Һәркемнең бу сорауны үзенә биргәне бардыр, ә менә белгечләр әлеге уңайдан даими рәвештә махсус сораштырулар үткәрә.

Русиялеләр бәхетле булыр өчен табышларының аена 173 мең сум булырга тиешлеген әйткән. Былтыр әлеге күрсәткеч 166 мең сум булган, быел, күрүегезчә, арткан. Бу – әлбәттә, уртача сан. Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүчеләрнең әлеге җәһәттән фикерләре бераз аерыла.

Акчага иң зур "аппетит" илебез башкаласы Мәскәүдә яшәүчеләрдә күзәтелә икән. Аларга аена 244 мең сум кирәк. Владивостокта яшәүчеләр өчен бу сумма 200 мең сум тәшкил итә, Дондагы Ростовта гомер кичерүчеләр өчен - 195 мең, Санкт-Петербург кешеләренә ай саен 183 мең сум керүе зарур. Киров, Ырынбур һәм Липецк шәһәрләрендә яшәүчеләр, безгә үзебезне бәхетле итеп тояр өчен 132-137 мең сум җитәр иде, дип җавап биргән.

Шунысы кызыклы: ир-егетләргә бәхетле булыр өчен акча күбрәк таләп ителә икән. Алар аена 192 мең сум хезмәт хакы хакында хыяллана. Гүзәл затлар, 155 мең сумга бик риза булыр идек, дигән. Яшь арткан саен, акчага ихтыяҗ артуы күзәтелә: 45тән узганнар, ай саен 195 мең сум керем яхшы булыр иде, дип уртаклашкан.

Бәхет акчада гына түгел, әлбәттә. Сәламәтлек, җаны тынычлыгы да кирәк бит.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев