Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безгә язалар

Баулыларның сорауларына җавап тәкъдим итәбез

Бер соравыма җавап табарга булышсагыз иде. Без такси чакырттык, ләкин ике минуттан заказны гамәлдән чыгардык. Диспетчер: “Яхшы”, – диде. Ләкин ун минуттан соң такси килде (бөтен юл якынча 10-12 минут). Машина йөртүче акча таләп итә башлады. Шул вакыт эчендә диспетчерга таксины туктатырга ярамый идемени? Миңа калса, мин заказны гамәлдән чыгарганда, такси хәтта чыгып китәргә дә өлгермәгәндер әле. Әллә инде, кайдадыр янәшә булып, акча эшләргә уйладымы? Кем хаклы?

Рәмилә Шәрифуллина,

Баулы шәһәре

 

Бу мөрәҗәгатькә Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районы территориаль бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Айгөл Сабитова җавап бирә:

“Россиядә такси эшчәнлеге 2022 елның 29 декабрендә кабул ителгән 580-ФЗ санлы Федераль закон (еш кына “Такси турындагы закон” дип атала) белән җайга салына. Ул 2023 елның 1 сентябрендә гамәлгә кертелде һәм элекке нормаларны алыштыра. Бу закон, региональ такси реестрларын да кертеп, җайга салуның яңа системасын кертте, шулай ук машина йөртүчеләр, агрегаторлар һәм такси заказы хезмәтләре өчен таләпләрне билгеләде. Моннан тыш, таксистлар эшчәнлеге РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 1 октябрендә кабул ителгән “Автомобиль транспортында пассажирлар йөртү һәм багаж ташу кагыйдәләрен раслау турында”гы 1586нчы карар һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 2300-1 санлы Федераль закон белән көйләнә.

 “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 2300-1 санлы Федераль законның 32нче маддәсе нигезендә, кулланучы, әлеге килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле, фактта тотылган чыгымнарны түләү шарты белән, эшләрне башкару (хезмәтләр күрсәтү) турындагы килешүне үтәүдән теләсә кайсы вакытта баш тарту хокукына ия. Шул ук вакытта хезмәтләрне башкаручы асылда үзе тоткан чыгымнарның дәлилләрен күрсәтергә тиеш.

Мөрәҗәгатьтә язылган очракка килгәндә, диспетчер таксидан баш тартуны раслаган, димәк хезмәт күрсәтелмәгән.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы закон такси пассажирларының хокукларын хезмәтләрне кулланучылар хокукларын яклаган кебек яклый. Пассажир хезмәт күрсәтү турында мәгълүмат алырга, сәфәрнең тиешле сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, хокукларны бозганда зыянны капларга, маршрут сайларга яисә иң кыска юл буенча хәрәкәт итүне таләп итәргә, шулай ук, фактта тотылган чыгымнарны түләп, хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хокуклы. Хезмәтләрне бозган очракта, кулланучы башкаручыга дәгъва белдерә яки судка, шулай ук такси эшчәнлеген контрольдә тотучы органнарга мөрәҗәгать итә ала.

Такси эшчәнлеге федераль дәрәҗәдә “Такси” ФГИС аша РФ Транспорт министрлыгы тарафыннан һәм төбәк дәрәҗәсендә РФ субъектларының тиешле реестрлар алып бара торган вәкаләтле хакимият органнары тарафыннан контрольдә тотыла. ЮХИДИ һәм Ространснадзор хезмәткәрләре шулай ук тикшерүләр үткәрергә һәм такси эшчәнлегенең законлылыгын раслый торган документлар таләп итәргә хокуклы.

Хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча Роспотребнадзор консультация бирә”.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев