Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Безгә язалар

Баулылар күп кенә сораулар белән "Хезмәткә дан" газетасы редакциясенә мөрәҗәгать итәләр

Тротуар төзүне сорыйбыз

Нефтепроводка барган саен, үзгә бер дулкынлану хисләре кичерәм. Биредә минем бала чагым, яшьлегем узды. Ә иң мөһиме – әти-әнием, туганнарым белән биредә гомер иттек. Әти-әниебез күптән мәрхүм инде, без дә, үз ояларыбызны корып, төрле җирләргә таралыштык. Безнең дус, күңелле 16 фатирлы йортыбызда яшәгән күршеләребезнең күбесе мәрхүм инде. Нефтепроводта барысы да үзгәргән: безнең йортта яшәүчеләр кайчандыр утырткан тирәкләрне дә күптән кискәннәр; ишегалдыбыз да бушап калган. Элек, әти-әнием янына менәр алдыннан, урамда утыручы әбиләрнең һәрберсе янына килеп, исәнләшеп, хәлләрен сорашу шулкадәрле рәхәт иде. Ул заманнардан бирле күпме сулар акты, йөрәк әрни.

Барысы да үзгәрә, йортны тыштан штукатурлаганнар, подъездларда ремонт ясаганнар, ишегалдына асфальт җәйгәннәр. Тик бер нәрсә борчуга сала: инде кайчаннан безнең борылыштан тукталышка кадәр тротуар ясауларын көтәбез. Автобустан төшкәч, юлдан баручы машиналарга каршы барырга туры килә. Машина йөртүчеләргә рәхмәт, җәяүлеләрне пычратмас өчен тизлекләрен киметәләр. Юл читендә – пычрак, чөнки бездә кара туфрак. Юл читеннән барсаң, аяк киеме пычранып бетә, язын-көзен шул проблема. Җәй көне босоножка белән йөргәндә яңгыр яуса, тагын пычракка батасың. Тротуар ясауларын үтенеп, инде ничә еллар язабыз, файдасы юк. Вәгъдә итәләр дә эшләмиләр. Зинһар өчен, безне игътибарсыз калдырмасагыз иде.

Флера Бекерова, Баулы

 

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров җавабы:

– Баулы шәһәрендәге юллар этаплап норматив хәлгә китерелә. Бу максаттан, район ел саен республика, федераль программаларда катнаша, иганәчеләр ярдәмен җәлеп итә. Кызганычка каршы, шәһәрнең бөтен урамнарын, тротуарларын һәм юлларын бер елда гына төзекләндереп булмый. Соңгы өч елда юлларның 70 процентка якыны яңартылды, бу юллар – машиналар күп йөри торган гомуми кулланылыштагы, шәһәрнең төрле өлешләрен тоташтыручы, социаль объектларга, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә баручы юллар. Шулай ук яңа тротуарлар да төзелә.

Әлеге төр эшләргә финанслар булган очракта, тротуар төзү агымдагы ел программасына кертеләчәк.

 

 

Тәртип булырмы?

Шәһәр үзәге белән 27нче микрорайонны тоташтыручы күпер астында нинди генә чүп-чар юк! Автомобильдә узучылар да, җәяүлеләр дә, бакча хуҗалары да ташлый аларны. Салих Сәйдәшев урамындагы 19нчы йорт почмагына видеокамера да урнаштырылган, югыйсә.

Өмәләр вакыты да үтеп китте, җәй буена шулай торса, ул күпер асты бөтенләй чүплеккә әйләнәчәк. Янәшәдәге бакчачылык ширкатенә керсәң дә шул ук күренеш. Корыган агач өемнәре, корыган чүп үләннәре, көнкүреш калдыклары. Биредә бик еш янгыннар булып тора. Берәр заман ул тирәдә тәртип булырмы икән?

Габдулла Хәлимов

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров җавабы:

  • Ул территорияләрне чүп-чардан чистарту шәһәрне яшелләндерү, төзекләндерү һәм санитар чистарту икеайлыгы барышында планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев