Безгә язалар
Редакциягә баулылардан хатлар килә. Аларның хатларына җаваплар
Түләү нигә кимеде?
Элек миңа юл акчасы 505 сум түләнә иде, хәзер 180 сум гына. Ни өчен икән?
Зәки Хәеров, 83 яшь, Хәнсевәр авылы
Республика матди ярдәм үзәгенең Баулы районындагы 12нче бүлекчәсе мөдире Ләйсән Мөгътәсимова җавабы:
– Республика министрлар кабинетының 2015 елның 1 декабрендә кабул ителгән 911нче карары нигезендә, Татарстан министрлар кабинетының “Татарстан Республикасында халыкның аерым категорияләренә түләүләр, пособиеләр, субсидияләр һәм стипендияләр түләү тәртибе турындагы положениене раслау турында”гы 542нче карарына (17.12.2004) үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә, пенсияләре “Иминият пенсияләре турында”гы, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында”гы һәм “Россия Федерациясендә дәүләт пенсия белән тәэмин ителеше турында”гы федераль законнар нигезендә билгеләнгән, Татарстанда яшәүче, мөрәҗәгать иткән көнгә айлык керемнәре 20 мең сумнан артмаган, Россия Федерациясенең һәм (яки) Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары буенча социаль ярдәм чарасына хокукы булмаган пенсионерларга юл өчен акчалата түләү бирелә, 2020 елда аның күләме 505 сум тәшкил итә.
Пенсияләре “Иминият пенсияләре турында”гы, “Россия Федерациясендә хезмәт пенсияләре турында”гы һәм “Россия Федерациясендә дәүләт пенсия белән тәэмин ителеше турында”гы федераль законнар нигезендә билгеләнгән, Татарстанда яшәүче, мөрәҗәгать иткән көнгә айлык керемнәре 20 мең сумнан арткан, Россия Федерациясенең һәм (яки) Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары буенча социаль ярдәм чарасына хокукы булмаган пенсионерларга юл өчен акчалата түләү бирелә, 2020 елда аның күләме 180 сум тәшкил итә.
Пенсия фонды ишекләре элеккечә ачык булачак
Яңа елдан пенсия фондында кабул итү булмаячак, дип сөйлиләр. Тик интернеттан файдалана белмәүчеләр дә бар бит. Мондый үзгәрешләр пенсия алды яшендәге, пенсия яшендәге кешеләрнең тормышын катлауландырмасмы?
Гөлшат Әфләтунова
Баулы һәм Ютазы районнары буенча пенсия фонды идарәсе начальнигы Станислав Тимофеев җавабы:
– 2021 елның 1 гыйнварыннан республика пенсия фондының барлык клиентлар хезмәтләрендә кабул итү элекке график буенча (бернинди үзгәрешләрсез, алдан язылып) оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев