Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Белгечләр җылы көнне саф һавада ковид йоктыру куркынычы аз булуын әйтте

Татарстанның баш санитария табибы урынбасары май бәйрәмнәрендә вакытны урамда һәм бакчада үткәрергә киңәш итте.

Белгечләр фикеренчә, хәзер саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз.

«Хәзерге вакытта республикада урнашкан температура белән саф һавада яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы бик аз», — диде республикада махсус оештырылган туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Татарстанның баш санитария табибы урынбасары май бәйрәмнәрендә вакытны урамда һәм бакчада үткәрергә киңәш итте. Аның сүзләренчә, республикада температура 25 градустан югары булганда, пляжларга ихтыяҗ булачак. Алар шулай ук куркынычсыз булачак, чөнки бу температура вирус таралу өчен уңайлы түгел.

Любовь Авдонина сүзләренчә, инфекциядән саклану чаралары үтәлмәгән ябык биналарда кешеләр күп җыелу коронавирус йоктыру өчен иң куркыныч урын булып тора.

Фото: pixabay.com

Чыганак:  https://tatar-inform.tatar/news/health/06-05-2021/belgechl-r-yly-k-nne-saf-avada-kovid-yoktyru-kurkynychy-az-buluyn-ytte-5822314

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев