Белгечләр республика авылларында яшәүче ир-атларның көнкүрешен җентекләп өйрәнергә җыена
Ялгызакларны да энә күзеннән үткәрәчәкләр. Бу - Татарстанда гына түгел, ә ил күләмендә тәүге җитди тикшеренү икән.
Фәнискә - 45 яшь. Газы-суы кергән йорт-җире, яңа ук булмаса да, машинасы бар. Әмма хатыны юк. Бер мәртәбә дә өйләнмәгән картаеп баручы егет ул.
-Армиядән кайткач, үзем аякка басарга теләдем. Көне-төне эшләдем. Шул арада минем яшьтәге кызлар кияүгә чыгып бетте. Хәер, аларның күбесе болай да шәһәргә чыгып киткән иде. Инде менә тормышта барысы да төзек кебек, әмма өйләнмичә калдым, - ди ул, уфтанып.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге галимнәре ЗАГС идарәсе белән берлектә фәнни-тикшеренү проектын башлаган. Аның нигезендә авылда яшәүче ир-атларның тормыш-көнкүрешен өйрәнергә җыеналар. Белгечләр махсус анкета да төзегән. Аны районнарга таратканнар.
-Ир-атлар авылда төпләнеп калсын өчен нинди шартлар тудырырга кирәк, шуны беләсебез килә, - диде Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флера Илдарханова. - Ирләр шәһәрдән авылга күченергә риза. Ә менә хатын-кызлар кайтмый. Кайбер районнарда 40 яшькә җиткән ир-атлар гаилә кора алмый. Төп проблема әнә шул. Анкетада иллеләп сорау бар. Флера Илдарханова сүзләренә караганда, җавапларны өйрәнеп бетерү өчен ярты елга якын вакыт кирәк булачак. Алга таба нишләргә кирәк икәнен дә шуннан соң ачыклаячаклар.
Чыганак: vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев