Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетне куып тотып буламы?..

Сезнең игътибарга хикәя тәкъдим итәбез

Бер карт һәм зирәк мәче яшел үлән өстендә кояшта кызынып ята икән. Кинәт каяндыр шаян мәче баласы килеп чыккан һәм аның янында йөгереп йөри башлаган. Нишлисең син? Нигә чабасың болай? – дип сораган карт мәче.

– Мин койрыгымны тотарга телим!

– Нигә?

– Миңа бәхетнең койрыкта икәнен әйттеләр. Тик тотып булмый әле... – дигән дә мәче баласы янә йөгерергә тотынган.

Аңлыйм сине... – дип мырылдаган карт мәче. – Мин дә кайчандыр синең кебек бәхет артыннан чаба идем. Ләкин ул якында гына күренсә дә, беркайчан да тоттырмады. Бераздан мин болай чабудан туктадым. Соңрак аңладым – бәхет артыннан куарга кирәкми, ул үзе гел безнең арттан ияреп йөри. Кая гына барсаң да бәхетеңнең яныңда булуын аңлап яшәргә кирәк.

Бу сүзләрдә хаклык бар кебек бит, дуслар, килешәсезме?..

Фото: татар-информ

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев