Баулының зур йөрәкле юбиляры
Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Нина Александровна Гозәеровага 10 февральдә 95 яшь тулды. Ул олуг юбилеен балалары, оныклары һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтендә билгеләп үтте.
Ныклы гаилә
Нина Гозәерованы котларга Баулы районы башлыгы урынбасары Станислав Тимофеев һәм 1нче мәктәп директоры Леонид Муратов та килде. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.
Нина Александровнага һич кенә дә 95 яшь бирерлек түгел: сәламәтлегенә зарланмый, үзен яхшы хис итә. Хәтере әйбәт булуы да сокландыра. Тормыш юлындагы күп кенә вакыйгаларны бөтен ваклыкларына кадәр бик яхшы хәтерли ул. Туганнары сөйләвенчә, китап укырга бик ярата, өстәвенә күзлексез укый.
Нина Александровна 1931 елда Татарстанның Лаеш районы Матюшино авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күрше авылларда укып, сигез классны тәмамлый. 1947 елда Казанга педагогия техникумына укырга керә. 1951 елда кызны юллама буенча Баулы районы Поповка авылы мәктәбенә җибәрәләр, биредә ул башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли башлый.
– Бераздан соң комсомол хезмәткәрләре мине комсомолның район комитетында эшләргә күндерделәр. Мин ризалаштым һәм гыйнвар аендагы конференциядән соң мине комсомолның район комитетына әгъза итеп сайлап куйдылар һәм мәктәп бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Шунда өч ел чамасы эшләдем, аннары туган авылыма кайтырга җыендым, күңелсез булды, якыннарым да янымда юк иде. Бу карар минем язмышымны хәл итте. Әле дә истә: мин билет алырга бардым, ә хезмәттәшем Каниф Гозәеровв райком өчен җиһаз алырга барды. Аннары 31 декабрьдә безнең оешмада яңа ел кичәсе булды, һәм шунда без беренче тапкыр бер-беребезне яратуыбызны аңлап алдык һәм бергә булырга сүз бирештек. Ике көннән, гыйнвар аенда, без бер кешегә дә әйтеп тормыйча, ЗАГСта язылыштык.
Кәләшкә – 24, кияүгә 28 яшь була. Шулай итеп, Гозәеровлар гаиләсе барлыкка килә. Аннары ике уллары дөньяга килә – Марат һәм Валерий. Балалар мәхәббәт һәм кайгырту тулы гаиләдә үсәләр.
– Улларыбыз яхшы, акыллы булып үстеләр. Бик яхшы укыдылар, мәктәп һәм иҗтимагый тормышта актив катнаштылар, спорт белән шөгыльләнделәр, – дип искә ала Нина Александровна. – Олы улыбыз Марат кечкенә чагыннан ук күккә омтылды. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, ул Армавирга, очу училищесына китте, аны тәмамлады, лейтенант исемен алды, очучы булды. шунда бер кызга өйләнеп, һөнәре буенча хезмәтен дәвам итте. Кече улыбыз Валерий да тормышта үз юлын тапты, нефтьче булды, Әминә исемле кызга өйләнде. Алар һәрвакыт янымда, бик зур рәхмәт аларга. Миңа нәрсә генә кирәк булса да, алар һәрвакыт ярдәм итәргә әзер, алардан беркайчан да начар сүз ишеткәнем юк. Ә бу исә гаиләдә бик мөһим.
Нина Александровна гомере буе мәктәптә эшләгән. Пенсиягә 1нче мәктәптән чыккан, анда ул тарих укытучысы булып эшләгән. Аның гомуми педагогик хезмәт стажы – 41 ел.
Кызганычка каршы, гаилә башлыгы 63 яшендә 1993 елда инсульттан вафат була.
– Ирем үлгәннән соң, балалар миңа: “Без сине берүзеңне калдырмыйбыз, елап кына утырырсың алайса, безнең белән яшәрсең”, – диделәр. Шулай итеп мин оныкларымны караштым, аларны мәктәпкә әзерләдем, – ди Нина Гозәерова. – Әле дә истә: бер оныгыма алгебра бик авыр бирелде. Мин аңа: “Алгебра ике плюс өч биш кенә түгел, арифметиканы оныт”, – дидем һәм бу предметны аңларга өйрәттем. Гомумән, мин бөтен вакытымны оныкларыма багышладым. Һәм алар аркасында мин һәрвакыт яшь булдым! Ой, без алар белән генә ниләр генә эшләмәдек! Әле дә хәтерлим: төрледән-төрле костюмнар ясап, “подиумга”га чыга идек, имеш мода күрсәтәбез. Без һәрвакыт шулай яңа кызыклы шөгыльләр уйлап таба идек. Хәзер инде оныкларым үсеп җитте, ләкин минем күңелсезләнергә вакытым юк – хәзер минем оныкчыгым бар, аңа 5 яшь. Мин аны беренче тапкыр кулларыма алганда, бик бәләкәй иде әле, шуннан бирле мин һәрвакыт аның белән.
Озын гомер сере
Нина Александровна бик яхшы әңгәмәдәш булып чыкты, аралашу барышында гади, ләкин бик мөһим кыйммәтләрнең мөһимлеген ассызыклады: тырыш хезмәт, өйгә һәм якыннарга игътибарлы булу, гаиләдә үзара ярдәм итешү – менә шулар озын гомернең ныклы нигезе булып торалар да инде.
– Минем озын гомер сере шул: мин гомерем буе эшләдем, һәрвакыт хәрәкәттә булдым, – дип сөйли Нина Александровна. – Мәктәптә һөнәрем буенча эшләү өстенә, өйдә дә, бакчада да хезмәт куйдым – без һәрвакыт мул тормышта яшәдек. Безнең гаилә мәхәббәт һәм аңлашуга корылган иде, ирем бик яхшы кеше иде. Без 35 ел бергә гомер иттек. Ул беркайчан да миңа тавышын күтәрмәде һәм мине рәнҗетмәде. Мин аның белән бик бәхетле идем.
Юбиляр сүзләренчә, озын гомерле булу – гаиләне беренче урынга кую һәм якыннарга хөрмәт нәтиҗәсе. Аның әтисе дә үрнәк ир булган.
– Минем әтием дә ирем кебек иде – тыныч, акыллы, яхшы. Без биш бала үстек. Ул безгә бер тапкыр да тавышын күтәрмәде. Өйдә һәрвакыт тынычлык һәм иминлек иде. Гомумән алганда, мин үз тормышымнан канәгать, – ди Нина Александровна. – Тик мин беркайчан да 95 яшькә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем, чөнки минем тормышымны җиңел дип әйтеп булмый. Мин үскәндә авыл тормышы бик кыен иде, һәрвакыт авыр физик эш күп иде. Аннары, кияүгә чыккач та, беркайчан да эшсез утырмадым. Һәм мин шуңа күрә дә шулай озак яшим дип уйлыйм, чөнки мин бер дә эшсез тормадым һәм иң мөһиме – күңелем һәрвакыт шат, миңа гел рәхәт иде. Мин беркайчан да миндә нәрсәдер начар дип уйламадым, күңелдә бернинди начар уй юк иде, беркемгә дә ачу сакламадым. Күңелем тыныч булды.
Мөгаен, нәкъ менә хезмәт сөючән һәм олы йөрәкле булганга күрә, аны барысы да кадерлиләр һәм яраталар. Һәм тагын шунысы бар: Нина Александровна үзенчәлекле сыйфатларга ия, ул һәр туган таңга сөенә, һәр көндә яхшылык күрә белә, кешене сабырлык белән тыңлый һәм беркайчан да беркемне дә гаепләми, һәрвакыт сүз һәм эш белән ярдәм итәргә әзер.
– Әби гомер буе безнең янәшәбездә булды. Мин мәктәпкә укырга кергәндә, аның ярдәме белән, инде укый, яза һәм саный белә идем. Без әби белән һәрвакыт шөгыльләндек: мин дәресләрне эшләдем, ул ярдәм итте. Һәм бүген ул минем кечкенә улыбыз белән әкренләп шөгыльләнә – саннарны, хәрефләрне өйрәтә. Алар кичләрен коймак пешерергә яраталар, аларның шундый традиция, – дип сөйли Нина Александровнаның оныгы Регина. – Минем әби бик әйбәт. Эчендә ут булса да, бер дә кычкырмый. Һәм тагын бер яхшы сыйфаты бар аның: әгәр ачу белән нидер әйтсә, миннән, бала кешедән, гафу үтенү аңа беркайчан да авыр булмады. Ул намуслы, туры сүзле, эчендә яманлык сакламый, аркага пычак кадый торган кеше түгел ул. Шуңа күрә аны барыбыз да хөрмәт итәбез, яратабыз һәм кадерлибез. Без аны ялгызын калдырмыйбыз, чөнки соңгы айда барыбыз да грипп белән авырдык, әбинең кан басымы күтәрелде. Шуңа күрә, мин эшләгәндә, аны әнием карый.
Балалары һәм оныклары сүзләренчә, Нина Александровна – нечкә күңелле, зур йөрәкле һәм сизгер җанлы кеше. Игътибарлы һәм кайгыртучан якыннары кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев