Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Баулының шигъри җанлы юбиляры

Баулы шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны Бәрия Ильязовага 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары һәм район җитәкчелеге тәбрик итте.

Бәрия Мансур кызы 1933 елда Азнакай район Татшуган авылында дөньяга килгән. Кызга 6 яшь чагында аларның гаиләсе, бәхет эзләп, Златоуст якларына чыгып киткән.

“Шул елны әтиебезне Фин сугышына алдылар, – дип искә ала юбиляр. – Әле дә исемдә: әнием әтине озатырга урамга чыгып китте. Керми дә керми. Эзләп чыксам, ул, борчылудан,  баскычта аңын югалтып егылган. Шулай итеп, әниебез ике кечкенә бала белән (кечесе берничә айлык кына) баракта калды. Нишләргә? Ярый әле әнинең бертуган сеңлесе гаиләсе белән шунда яши иде, җизнәй безне Татшуганга кайтарып куйды. Әни кечкенә генә бер өй алды, шунда үстек”.

Башка яшьтәшләре кебек үк, Бәрия Мансур кызына да кечкенәдән кул арасына керергә туры килгән. 7 класс укыгач, эшли башлаган ул. Украина ягында урман кисүләр, тимер юлда эшләүләр үзәгенә үткән кызның.

“Харьковта, Белгородта, Полтавада эшләдем, шунда бер бармагым да өзелеп калды”, – ди Бәрия апа. – Аннан кайтуга, торф чыгарырга җибәрделәр. Торфтан кайткач, әнинең энесе Фатих армиядән кайтты. “Апам (миннән 10 көнгә генә кече), мин сине үзем белән алып китәм”, – диде дә аның белән Себер якларына чыгып киттем”, – дип искә алды яшьлек елларын Бәрия апа.

22 яшендә кыз Равил Ильязов белән гаилә корган. 63 елдан артык бергә гомер итеп, 3 бала тәрбияләр үстергәннәр. Кызганычка каршы, 5 ел элек гаилә башлыгы мәрхүм булган. 

“Бик тату гомер иттек иптәшем белән. Шулкадәрле яхшы кеше иде”, – дип искә алды бәхетле гаилә елларын юбиляр. 

Гомере хезмәттә узган Бәрия апаның: 33 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан. Пенсиягә ул Баулы технологик транспорт идарәсеннән киткән. Фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаек булган. 

Бүгенге көндә, балалары кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә Бәрия Ильязова. Аның 7 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Улы Харис белән кызы Раимә Баулыда гомер итә. Алар көн дә әниләренең хәлен белеп торалар, ярдәм итәләр. Тагын бер кызы Лилия Казанда яши. Газиз кешеләренең олуг юбилеена зур гаилә мул табын артына җыелды. Бәрия апаның бертуганнары да килде.

Стенада – юбилярның бөтен тормыш юлын чагылдырган стенд, анда аның бәхетле гомер мизгелләре шаһиты булган фотосурәтләр урын алган. Юбилейга килгән һәр кунак, шуларны карап, хатирәләргә бирелде. Нурлы йөзле юбиляр бар кешене ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алды. Аны котларга Баулы районы Советы аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова, юбиляр хезмәт куйган УТТ вәкилләре дә килде.  Бәйрәм тәбрикләүләргә, бүләкләргә бай булды.

Юбиляр 90 яшен күркәм зиһен, яхшы хәтер белән каршы алды. Ул үзенең кечкенә чакларын, гомумән, бөтен гомер юлын барлык нечкәлекләре белән хәтерли. Үзенең тормыш юлын шигырь юлларына салган ул. Озын шигырьне, сәнгатьле итеп, бер дә ялгышмыйча, безгә дә укып күрсәтте Бәрия апа.

Без – сугыш чоры балалары,
Авырлыклар безнең өсләрдә.
Ул елларны оныту мөмкин түгел.
Искә төшә иртә-кичләрдә.

Ул елларны оныту мөмкин түгел,
Әллә ниләр кичте башлардан.
Ургып, косасылар килә иде,
Үлән слаган тәмсез ашлардан.

Тракторлар белән сабан сөрдем,
Сабан калаклары чистарттым.
Юл төзүдә, атым тарталмагач,
Атым белән бергә йөк тарттым.

Кышлар җитсә, киттем урманнарга.
Язлар җитсә, киттем торфка.
Кешеләргә язмыш үзе килә,
Үзе килә икән тумыштан.

Узган гасырларның тарихы без,
Кемнәр белә безнең кадерне.
Үлчәүләргә салып үлчәп булмый
Авырлыклар күргән дәверне.

Шигъри җанлы юбилярның иҗат җимешләре байтак икән. Күңеле тулган мизгеләрдә хис-кичерешләрен шигырь юлларына сала Бәрия апа. Тормышына шөкер итеп, якыннары кадер-хөрмәтендә гомер кичерә ул.

Фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев