Баулының чәчәкле ишегалды
Җәй айларында Баулы шәһәренең күпкатлы йорт ишегаллары шау чәчәккә күмелә. Шәһәр үзәгендә генә урнашкан Октябрь мәйданы 14нче санлы йорт ишегалды быел да аллы-гөлле чәчәкләр белән каршы алды.
– Без Октябрь мәйданы 14нче йортта яшибез. Җыештырырга, чәчәкләр утыртырга, матурларга тырышабыз. Йортта яшәүчеләр барысы да тырыш, ярдәмчел. Орлыкларны үзебез сатып алабыз. Суны өйдән ташыйбыз. Чиста һәм матур булса, үзебезгә дә рәхәт, күңелле, – ди йорт өлкәне Гөлсинә Шумакова.
Йорт ишегалдында һәр подъезд алды чәчәкләргә күмелгән. Аларның һәрберсендә аллы-гөлле чәчәкләр үсә.
– Менә монда өлкән яшьтәге апалар чәчәкләр утырталар. Алар арасында Тутыя апа да бар. Чәчәкләрне үзләре тәрбиялиләр, – ди йорт өлкәне. Ул арада Тутыя Богомолова үзе дә чыкты.
– Һәрвакыт хәрәкәттә булыйм дип, менә шулай тырышып эшлибез, чәчәкләр утыртабыз. Сулар сибәбез. Су ташырга күршеләрем ярдәм итә. Лилия, роза чәчәкләрем бар. Без авылда эшләп үскән кешеләр бит. Җир эшен яратам, – ди 82 яшен тутырган Тутыя Богомолова. – Мин өч яшемнән йон тетеп үскән бала. Шулай үскәч, әле дә эшлисе генә килеп тора. Тик тора алмыйм.
– Безнең ишегалды матур, чиста. Өлкән апалар бигрәк тырыш. Килгән-киткән кешеләр дә сокланып, игътибар биреп китәләр ишегалдына, – ди әлеге йортта яшәүче Сәрия Миннушина.
Без килгәндә алдагы чәчәкләр мәйданчыгында Римма Хәкимова чүп утый иде. Аңа күрше оныгы да ярдәмгә килгән.
– Бу участокта күбрәк Марина күршебез эшли. Бүген үзе бирегә чыга алмады. Без аңа бик теләп ярдәм итәбез, – ди әлеге йортта гомер итүче Римма Хәкимова. – Чәчәкләр бик күп төрле. Сортларын алыштырып торабыз. Мин чәчәкләрне урманнарда да, Баулы урамнарында да чәчәкләргә сокланып йөрим. Мин йөрмәгән бер сукмак та калмагандыр. Җәяү йөрим шулай.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев