Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баулының балалар бакчаларында милли дәресләр үтә

Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле оешмасы балалар бакчалары, мәктәпләр белән дә тыгыз элемтәдә торып, урыннарга чыгып бик матур чаралар оештыра. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысалаларында “Серле сандык” дип исемләнгән милли дәрес белән алар балалар бакчаларындагы нәниләр белән очрашулар уздыра. Шундый милли рухтагы очрашу шәһәрнең җиденче санлы балалар бакчасында булды.

Чара барышында “Ак калфак” ханымнары сабыйларга милли киемнәребезне, кул эшләнмәләрен, борынгы бизәнү әйберләрен күрсәттеләр. Шулай ук борынгы җырлар, мөнәҗәтләр белән таныштырып, бергә милли уеннар уйнадылар.


– Биюле, җырлы бу дәрес балаларга бик ошады, – дип сөйләде чараны оештыручы, “Ак калфак” җирле оешмасының җитәкчесе Римма Яруллина. – Милли киемнәр киенеп килгән апаларны балалар кочаклап, яратып аралаштылар. Кыз балалар бигрәк тә бизәнү әйберләре белән кызыксынды.

– Бүген безнең балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән берлектә милли дәрес уздырылды, – дип сөйләде җиденче санлы балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова. – Милли темага багышланган чараларны бик еш уздырырга тырышабыз. Бу юлы да сабыйларга милли киемнәребез, кул эшләнмәләре, борынгы бизәнү әйберләре күрсәтелде, алар турында аңлаешлы, матур итеп сөйләнелде. Биюле, җырлы бу дәрес балаларга бик ошады!

Мондый эчтәлектәге милли дәресләрне шәһәр һәм авыл балалар бакчаларының барысында да үткәрергә ниятлиләр.

Фото: Римма Яруллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев