Баулының “Өмет” мәчетендә җәйге лагерь эшли
Районыбыз мәчетләрдә, балалар һәм яшүсмерләргә дини тәрбия бирү максатыннан, җәйге чаралар башланды.
“Өмет” мәчете, бала-чага тавышыннан җанланып, бераз башка төс алган. Бирегә, иң кечкенә малай-кызлардан башлап, үсмерләргә кадәр – барлыгы 25 бала ял итә. Балалар белән тәҗрибәле тәрбиячеләр, мөгаллимнәр эшли.
“Ел саен мәчетебездә җәйге, көндезге лагерьлар эшләп килә, – ди тәрбиячеләре Алсу Зиязова. – Без балаларга ислам дине кануннарын, ничек итеп ислам динен кабул итәргә тиешлекләрен, Коръән аятләренә өйрәтәбез. Балалар өчен төрле квестлар, конкурслар үткәрәбез”.
Алай гына да түгел, биредә балалар белән табигатькә чыгу, саф һавада актив уеннар уйнау да каралган.
Барлыгы ун көн дәвам иткән җәйге дини лагерьга 13 яшьлек Хаджара Зиганшина өченче ел йөри.
“Миңа монда бик ошый, – ди үсмер кыз. – Иртән килгәч тә зарядка ясыйбыз, аннары ислам дәресләрен үтәбез. Мөселманнарның җәмгыяттә үзләрен ничек тотарга тиешлекләре турында өйрәнәбез. Шулай ук гарәп хәрефләрен язарга өйрәтәләр. Коръән укырга өйрәнәсем килә, өйрәнергә авыр булыр дип уйламыйм, чөнки гарәп теле татар теленә охшаган”.
Сабыйларны тәмле ризыклар белән Тутыя Фәхретдинова сыйлый.
Башта иртәнге чәйгә ипи белән акмай, төрле тәмле ризыклар бирелә. Безнең төшерү төркеме килгәндә, Тутыя ханымның төшке ашка хәләл итле ашы кайнап утыра иде. Хәтта токмачны, җәеп, киптерергә куйган иде. Шулай ук монда балалар тәмле компот, төрле җимешләр белән дә сыйланалар.
Дини лагерь файдалы да, кызыклы да уза, һәм ул җомга көнгә кадәр дәвам итәчәк.
Айгөл Хөсәенова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев