Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының инфекция госпиталендә пациентлар саны кими

Соңгы бер атна эчендә 17 баулылы хастаханәгә салынган.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, шәһәрнең инфекция госпиталендә пациентлар саны кими. 7 декабрьгә булган мәгълүмат буенча, госпитальдә 38 кеше исәпләнә, шуларның 25е кислород ярдәмендә сулый. Элегрәк госпитальдә пациентлар саны 50 кешегә җиткән чаклар булган. Баш табиб әйтүенчә, хастаханәгә салынучылар саны кимесә, бәлки, пациентларны планлы дәвалау өчен, терапия бүлеге эшли башлар.

Бүгенге көндә медикларны 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең ковидка каршы прививка ясату статистикасы борчый. Хәзерге вакытта Баулы районында коронавируска каршы вакцинация узарга тиешле өлкән яшьтәге кешеләрнең 25,5 проценты гына прививка ясаткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев