Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Дуслык"бию ансамбле район данын яклый

Бүген Казан шәһәренең “Чулпан” мәдәни үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан оештырылган “Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюе телевизион бәйгесенең финал концерты узды.

“Әпипә” Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюе телевизион бәйгесесендә Баулының мәдәният йорты каршында Нурия Ризванова җитәкчелегендә эшләп килүче “Дуслык” бию ансамбле дә катнашты. Алар әлеге бәйгенең сайлап алу турын уңышлы узып, финал концертында катнашты.

- Бүген без бик шат, - дип үз сөенече белән уртаклашты "Дуслык" бию төркеме җитәкчесе Нурия Ризванова. - Без әлеге бәйгедә "Халык биюенә мәхәббәт һәм тугьрылык" номинациясендә бүләкләндек. Әйтергә кирәк,бу бәйгегә Россиянең төрле төбәкләреннән иллегә якын коллектив катнашты. Шуларның 21е генә финалда катнашу бәхетенә иреште. Без дә алар арасында!
"Катнашучыларны каршы алу, бәйгене оештыру бик яхшы әзерлек белән булган, - ди бию төркеменең иң тәҗрибәле биючесе Фәридә Зыярова. - Шәхсән мин бик кәнәгать. Кичә кич Кәрим Тинчурин театрына бару оештырылды".

Фото: Нурия Ризванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев