Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулының бер мәктәбендә ата-аналар бәхәсләшә

Бүген мәгариф бүлегендә балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Төрле эчтәлектәге алты эш каралды.

Комиссия утырышы барышында, кибеткә битлексез кереп, тоткарланган яшүсмер, үзара сугышкан ике кечкенә сыйныф укучысы һәм тугызынчы сыйныфта укучы дәресләргә йөрергә теләмәгән яшүсмер эше каралды.

Аннан соң кергән бер төркем ата-ана һәм аларга ияргән балалар кызык та, кызганыч та булып тоелды. Беренче сыйныфта укучы балаларның кечкенә генә шаярышулары бер әни кешегә ошамый. Ул, үзенең баласын җәберлиләр дип, башка ата-аналарның тынычлыгын ала. Калганнар әлеге әни кешенең зарлануларыннан тәмам туйган һәм бу хәлне бергәләп карап, ачыклык кертүләрен сорыйлар.

Сыйныфта барлыгы биш бала укый. Ата-аналар һәм укытучы сүзләренчә, балалар үзара дус.

– Мин аңламыйм, әлеге укытучы зур тәҗрибәле, – ди бер әни кеше. – Ул минем дә беренче укытучым, хәзер аңарда өченче балам укый. Моңа кадәр мондый хәл күзәтелмәде. Балалар һәрчак дус булдылар. Мин бернинди дә конфликт күрмим. Ул баланы бер кеше дә кыерсытмый. Без инде класска вакытлыча видеокүзәтү дә куйдык. Балалар бердәм, дус. Тәнәфес вакытында да уйныйлар, алдагы дәресләргә әзерләнәләр. Барысы да гадәттәгечә.

– Юк, минем балам кайткач, гел үзен кыйнауларын, кыерсытуларын әйтә, – дип дәвам итте “кыерсытылучы” баланың әнисе. – Аның әйберләрен тартып алалар, этеп җибәрәләр. Ул бу хакта үзе гел әйтеп тора.

– Әлеге очракны карап торам, – дип киңәш бирде психолог Гүзәл Минәҗетдинова. – Әти-әниләр, беренче очракта, сезгә үзегезгә дуслашырга кирәк. Сез үзара дус түгел. Сез берләшегез. Балаларыгыз белән җыелышып, төрле чаралар үткәрегез, бергә кул эшләренә өйрәтегез. Алар сезнең бердәм булуыгызны күрерләр, үзләре дә дус булырлар.

Сорау әлегә ачык калды. Аннан соң, комиссия каршына ирле-хатынлы гаилә керде. Аларның ике балалары да вакытлыча “Гаилә” приютында алты ай дәвамында яшәгән. Бүгенге көндә гаилә балаларына яшәү өчен яхшы шартлар булдырган һәм балаларны өйгә кайтаруларын сорыйлар. Комиссия гаиләнең уңай якка үзгәрүләрен исәпкә алып, балаларны өйгә алып кайтырга рөхсәт бирде.

Шулай итеп, төрле бәхәсләр, үгетләү һәм кисәтү ясаулар гына түгел, күңелле хәлләр дә була биредә. Димәк, ике сабый яңа ел бәйрәмнәрен әти- әнисе кочагында, гаилә җылысында каршы алачак.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев